Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы тәрбиячесе Татарстанда иң яхшы унлыкка керде

«Туган телдә белем бирүче төркем тәрбиячесе» конкурсына республика этабында йомгак ясалды.

Яңа Шигали авылының «Росток» балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Шакирова республикада туган телдә белем бирүче иң яхшы ун тәрбияченең берсе булды. «Туган телдә белем бирүче төркем тәрбиячесе» конкурсына республика этабында йомгак ясалды. 

Югары танылу – педагогның күпьеллык хезмәте, аның балаларга булган мәхәббәте, Туган тел һәм мәдәният традицияләренә тугрылыгы нәтиҗәсе. 

«Минем өчен һәр баланың туган телендә горурланып сөйләшүе, үз тамырларын белүе һәм үз халкының гореф-гадәтләре белән бәйләнешен
тоюы мөһим. Мәдәният аша тәрбияләү – шәхеснең гармонияле үсешенең нигезе ул», – дип уртаклашты Энҗе Әгъзамовна.

Балалар бакчасы коллективы һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары педагогны лаеклы уңышы белән котлыйлар һәм яңа һөнәри җиңүләр телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса