Бүләкне ТР премьер-министры Алексей Песошин тапшырды

Республика санитар-экологик икеайлыгы нәтиҗәләре буенча Питрәч районы иң яхшы өчлеккә керде. Бүләкне район башлыгы Рәис Сөләймановка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
Питрәчлеләр «Шәһәр тибындагы поселок, район үзәге яисә авыл статусына ия муниципаль районнар» категориясендә призер булдылар.
Исегезгә төшерәбез, чисталык икеайлыгы ел саен Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр уза. Кампания нәтиҗәләре турында ТР Хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә республиканың Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин сөйләде.
Быел чисталык марафоны Татарстанда яшәүче 340 мең кешене берләштерде. Төзекләндерү кысаларында 200 меңләп агач һәм куак утыртылды.
«Экологик икеайлык чараларында катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез», — дип билгеләп үттеләр район хакимиятендә.