Питрәч районы терлекчесе Татарстанның атказанган хезмәткәре булды
Бүләкне аңа ТР премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

«Ак Барс Питрәч» ҖЧҖнең машина белән сыер саву операторы Илсөяр Гайнуллина «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Илсөяр Әхмәтнур кызы тумышы белән Татар Тау Иле авылыннан. Ул 35 елын терлекчелектә эшләүгә багышлаган, бүген яшь белгечләр өчен остаз булып тора. Аның күрсәткечләре – хуҗалыкта машина белән сыер саву операторлары арасында иң яхшылардан.
Аның группасында 52 баш сыер, шулар арасында 8500 килограммнан артык сөт бирүче рекордчы сыерлар да бар. Соңгы өч елда Илсөяр Гайнуллина эшендә тотрыклы уңай динамика күзәтелә:
- бер сыердан 7804 кг сөт савылган, күрсәткечнең үсеш темпы – 106%;
- 2025 елда тулаем савым 4058 ц тәшкил иткән, сөтнең майлылыгы 3,75%;
- югары сортлы сөт чыгышы – 99,1%.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia