Питрәч районы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
Җәмгыять

Питрәч районы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде

Ул 11 майга кадәр дәвам итәчәк

25 апрельдән 11 майга кадәр Питрәч районы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Питрәч районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге өлкән инспекторы Роман Пушков бу чорда үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.

– Роман Владимирович, нәрсә тыела?

– Учаклар ягу, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру. Торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә, балалар ял итә торган һәм аларны савыктыра торган урыннарда, янгын куркынычы янаган икътисад объектларында ачык уттан файдаланырга ярамый. Искәрмәләр – җәмәгать туклануы объектлары территорияләрендәге мангаллар һәм башка җайланмалар. Шулай ук 1-3 класслы пиротехник әйберләр куллану тыела.

– Нинди профилактик чаралар үткәрелә?

– Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм янгын чыкканда эш итү тәртибе буенча халык белән аңлату эшләре. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында белешмәләр таратыла, торак пунктларда рейдлар, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән профилактик төркемнәр составында бакчачылык ширкәтләре оештырыла.

Авыл җирлекләре башлыкларына янгын куркынычы сезонына кадәр минераллаштырылган полосалар булдыруны, территорияләрне коры үләннәрдән, чүп-чардан һәм башка янучан материаллардан чистартуны төгәлләргә кушылган. Шулай ук янгын сүндерү автомобильләре белән су алу өчен су чыганакларын һәм аларга керү юлларын төзек хәлдә тотуны тәэмин итәргә кирәк.

– Кагыйдәләрне үтәмәгән өчен нинди штрафлар яный?

– Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә 60 меңнән 80 мең сумга кадәр штраф салына.