Питрәч районы «Тормышка 10 000 адым» бөтенроссия акциясенә кушылды
Җәмгыять

Питрәч районы «Тормышка 10 000 адым» бөтенроссия акциясенә кушылды

Анда төрле яшьтәге кешеләр катнашты.

Питрәчтә иртәнге зарядка узды, анда төрле яшьтәге кешеләр катнашты.

«Питрәч озын гомерлелеге» проекты һәм Беренче хәрәкәттә катнашучылар активлык күрсәтте.

6 апрельдән 12 апрельгә кадәр Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган Сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү атнасы уза. Атнаның төп өстенлеге — халыкны даими физик активлыкка җәлеп итү аша йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау.

Чараның бурычлары «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты максатларына туры килә.