Аңа алты маршрут керәчәк

Питрәч районы туристлык картасын төзү өстендә эшне дәвам итә, аңа алты маршрут керәчәк. Аерым алганда, Ленино-Кокушкино музее – территориянең тарихи, мәдәни һәм табигый байлыгын чагылдыра торган җәлеп итү нокталарының зур системасының бер өлеше.
– Безнең район уникаль һәм чыннан да туристлык объектларына бай, – дип билгеләп үтә Питрәч районы территорияләрен үстерү буенча белгеч Айгөл Хикмәтуллина. – Иң якты урыннарның берсе – туган якны өйрәнү музее, ул ел саен күпсанлы кунакларны җәлеп итә, шулай ук аның филиалы – керәшен мәдәнияте музее Керәшен Сәрдәсе авылында урнаш - кан. Безнең төбәкнең мәдәнияте күпкырлы, һәм безнең өчен бу төрлелекне күрсәтү мөһим: биредә төрле халыклар яши, аларның гореф-гадәтләре, йолалары һәм тарихи хәтере сакланган.
Туристлык картасына районның әһәмиятле дини объектлары да керәчәк. Алар арасында – быел 280 еллыгын билгеләп үтүче Аркатаудагы чиркәү, шулай ук киләчәктә реконструкция планлаштырылган борынгы Шәле мәчете.
Аерым юнәлеш эшмәкәрлек һәм гаилә маршрутлары белән бәйле. Җирле халык һәм эшмәкәрләр, авыл тормышының үзенчәлеген күрсәтеп, район һәм республика кунакларын кабул итәргә әзер. Мәсәлән, элеккеге Скородумовка авылы тирәсендә авыл ялы киңлекләре үсә: биредә алмагач бакчалары һәм җиләк плантацияләре, шулай ук шәһәр читендә вакытны тынычлыкта үткәрү форматлары, шул исәптән избинг һәм балык тоту да бар. Шулай ук табигатьтә ял итәргә яратучылар өчен Яңа Шигали һәм Питрәчтә глэмпинглар эшли.
– 1 майдан барлык объектлар да килүчеләрне кабул итәргә әзер булачак, – дип ассызыклый Айгөл Миннуровна. – Без бик күп кызыклы программалар һәм төрле аудиторияне кызыксындыра алырлык вакыйгалар календаре әзерләдек.
Айгөл Хикмәтуллина сүзләренчә, туристлык маршрутларын үстерү район кунаклары өчен генә түгел, ә халык өчен дә мөһим.
– Безгә район халкының беренче булып туган җиренең матурлыгын һәм уникальлеген ачуы, аның тарихы турында күбрәк белүе һәм кече ватаннары буйлап сәяхәт итүе мөһим, – ди ул.