Бакчачыларга аеруча сак булырга кирәк
Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина республиканың тычкан бизгәге йоктыру куркынычы иң югары булган районнарны атады.
«Бу Питрәч, Лаеш һәм Биектау районнары – бакчачылык юнәлеше алга киткән районнар», - диде Авдонина.
Шул ук вакытта ул исемлеккә Казан шәһәре дә кергәнен билгеләп үтте.
«Асылда, республиканың бөтен территориясе инфекция чыганагыбулып тора», - дип ассызыклады Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары.