Питрәч районы хәрбиләргә «Нива» автомобилен тапшырды
Җәмгыять

Питрәч районы хәрбиләргә «Нива» автомобилен тапшырды

Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә

Питрәч районында СВО зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыю бара. Йөкне озату май уртасына планлаштырылган.

Гуманитар йөккә шәхси гигиена чаралары, юрганнар һәм урын-җир, азыктөлек продуктлары (консервалар, макароннар, ярмалар), медикаментлар, генераторлар, канистрлар, шулай ук төзелеш эш кораллары кабул ителә. Кабул итү пункты балалар иҗат йорты бинасында урнашкан: Питрәч авылы, Почтовая урамы, 1 йорт. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 673-03-72.

Шулай ук егетләргә гомуми авырлыгы берничә тоннага җиткән гуманитар ярдәм тартмалары гына түгел, ә техника да җибәрелә. Узган юлы ике мотоцикл тапшырганнар, ә күптән түгел районнан бүләккә хәрби хезмәткәрләр ихтыяҗлары өчен “Нива” автомобиле җибәргәннәр.

СВО зонасына техниканы Талкыш авылыннан хәрби хезмәткәр Виктор Пронин алып китте. Район башлыгы Рәис Сөләйманов сугышчы белән шәхсән үзе очрашты һәм махсус операциядә катнашучы барлык якташларыбызга изге теләкләрен җиткерде.

Виктор Пронин күрсәткән ярдәм һәм игътибар өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Ул шулай ук командование һәм үз часте хезмәттәшләре исеменнән ярдәмнәре һәм битараф булмаганнары өчен рәхмәтләрен белдерде.

– Рәхмәт, сезнең ярдәм безнең өчен бик мөһим һәм куелган бурычларны үтәргә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Виктор.