Аны район башлыгы Рәис Сөләйманов озатып йөрде
Питрәч районына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов килде.
Сәфәрнең төп темасы туган телләрне саклау булды. Шуңа күрә беренче нокта итеп республикадагы иң зур татар авылы Шәле сайланды. Делегация шулай ук “М7- Шәле” индустриаль паркында һәм “Агролак-К” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды.
Шәле мәктәбендә мәртәбәле кунакларны музей экспонатлары белән таныштырдылар, татар телендә милли горефгадәтләр сәхнәләштерелде, ә спорт залында милли көрәш буенча күнегүләр күрсәттеләр.
– Бу милли йолаларны саклап яшәүче авыл, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Ул мәгариф учреждениесен балаларны туган телдә укытуда һәм тәрбияләүдә уңай динамика өчен мактады.
Колайда аграрийлар белән очрашкач, ул: “Монда җирле халык эшлиме?” дип кызыксынып сорады. Барысы да авыл кешеләре булып чыкты. Марат Әхмәтов аларга чәчү кампаниясендә уңышлар теләде.
Ул Питрәчтә яңартылган Мәдәният сараенда да булды. Монда кунакларны, Шәледәге кебек үк, милли ризыклар белән каршы алдылар. Питрәч сәнгать мәктәбе оркестрында катнашучылар үзләренең музыкаль уңышларын күрсәтте. Камилла Шаһиәхмәтова белән Кәрим Габдуллатыйпов Марат Готович үтенече буенча баянда уйнап күрсәттеләр. Аннары фойега вокаль ансамбльләр һәм яшь биючеләр чыкты – барысы да халык мотивында. Моңа үзенчәлекле күргәзмә дә өстәлде.
Визит түгәрәк өстәл белән тәмамланды. Халыклар бердәмлеге елы турында фикер алыштылар: район нинди чаралар үткәрергә планлаштыра, булачак вакыйга – Тукайның тууына 140 ел тулу турында фикер алыштылар. Марат Әхмәтов районның үзенчәлегенә игътибар итте: ул шәһәр янында урнашкан, ә бу таркаулыкка китерә.
– Халыкны бер зур гаиләгә берләштерергә тырышырга кирәк, анда кешеләр үзләренең кече ватаннары мәнфәгатьләре белән яшәрләр иде, – дип ассызыклады ул, мәсьәләнең катлаулылыгын танып, шулай ук бурычны эзлекле хәл итүгә өмет белдерде.