Хәзерге вакытта “сугыш кыры” буш түгел, монда эш кайный.

Илнең төп патриотик фестивале ачылуга санаулы көннәр калып бара. 27 һәм 28 июньдә Питрәч районының Әлбәдән авылы кабат дистәләгән мең кунак кабул итәчәк. Хәзерге вакытта “сугыш кыры” буш түгел, монда эш кайный.
Территориягә буяу исе таралган, чүкечләр шакылдаган тавышлар ишетелә: осталар тамашачылар өчен трибуналар һәм тарихи декорацияләр төзиләр. Параллель рәвештә Петр Михайлович Гаврилов музее стеналарын яңарталар – кунакларны зур әзерлек белән каршы алырга тырышалар. Оештыручылар сценарий язуны төгәлләп килә, ә сугышчан дан кырында инде каршы тору линияләрен һәм техника маршрутларын билгелиләр.
Мин фестиваль мәйданчыгында булдым һәм быел “Әлбәдән”нең хәтта күпне күргән реконструкторларны да гаҗәпләндерәчәге турында белдем.
Тарих лабиринтларына төп юл күрсәтүче – ТР Милли музееның фәнни реконструкция бүлеге мөдире Владислав Хабаров. Ул монда үз кеше: фәнни концепциядән алып һәр подразделениенең урнашуына һәм кораллану төренә кадәр барысы да аның карамагында.

– Брест крепосте тарихында сигезенче тапкыр рәттән ниндидер яңа әйбер уйлап табу бик катлаулы, моны үзегез дә яхшы аңлыйсыз, – дип башлады сүзен Владислав елмаеп. – Ләкин бу юлы без Гавриловның батырлыгын гына түгел, аның сугышчы буларак формалашуын да күрсәтергә булдык. Чөнки ул Кызыл Армиягә Казанда 1918 елда керә. Ул Кызыл Армиянең яшьтәше.
Нәкъ менә шуңа күрә “Әлбәдән”дә гражданнар сугышын да масштаблы күрсәтәчәкләр. Тамашачылар 1919 елгы Әгерҗе станциясе өчен сугышны күрәчәк, анда Азинның “Тимер дивизиясе” составында, ул вакытта әле эшче-крестьян Кызыл армиясе пулеметчысы, яшь Петр Гаврилов сугышкан.
Әмма төп сюрприз кунакларны якшәмбе көнне 12:00дә көтә. Оештыручылар моңарчы күрелмәгән адымга бара: бер шоуда Бөек Ватан сугышының ике чорын берләштерәчәкләр.
– Без Брест крепостен саклаган 1941 елны һәм аны азат иткән 44 елны күрсәтергә телибез, – дип уртаклаша Хабаров куелыш кыенлыклары белән. – Азат итү турында бик аз кеше белә, ә анда бик киеренке, җитди сугышлар булган. Кырга бер сугышта 15 берәмлек сугышчан техника чыгачак. Танк училищесы чын Т-34-85, СУ-100не тәкъдим итәчәк. Шулай ук чын Т-34-76 киләчәк. Беренче тапкыр немецларның “Хетцер” танклар истребителен күрсәтәбез, бронеавтомобильләр, “Мардер” һәм “Штуга” үзйөрешлеләре, Т-2, Т-3 танклары булачак. Күктә самолетлар эшләячәк, бомбага тоту булачак. Хәтта немецларның Көнчыгыш фортны шартлаткыч мичкәләр белән шартлатырга омтылу эпизодлары да күрсәтеләчәк.
Фәнни реконструкция бүлеге мөдире ассызыклаганча, фестиваль – ул тамаша гына түгел, тарихны яңадан язарга тырышуга җавап.
– Бөек Ватан сугышы илебезне ике тапкыр коткарды. Икенче тапкыры – хәзер, ул бөтен постсовет киңлегендә гаиләләрне берләштерә. Бу сугыш турындагы тарих һәр гаиләдә бар, анда ата-бабаларыбыз чын явызлыкка каршы иңгә-иң торып сугышканнар. Бу тарихны оныттырырга, безне таркатырга тырышып, хәзер төрле яклап сыныйлар. Ә без бу хәтерне җимерергә ирек бирмибез, аның чынлыкта ничек булганын күрсәтәбез. Өстәвенә, Европада инде ачыктан-ачык нацизмны данлыйлар. Без бирелергә җыенмыйбыз.
Әгәр Владислав Хабаров – “Әлбәдән”нең интеллекты һәм стратегиясе икән, аның үзәгендә волонтерлар. Алар монда йөзләрчә, һәм алар кунакларны реконструкциянең беренче атышына кадәр үк каршы алалар.
Саимә Шаһиәхмәтова фестивальгә нигез салынганнан бирле катнаша, реконструкция үзәгендә “тыныч халык”тан тәҗрибәле экскурсоводка кадәр җиткән.
.png)
– Волонтер булу өчен Добро.РФ сайтында теркәлергә һәм гариза бирергә кирәк, – дип инструкция бирде Саимә. – Ә алга таба сине күңелеңә хуш килгән роль көтә: тәртип саклаудан алып экскурсияләр уздыруга кадәр. Мин инде берничә ел кунакларны керү урынында каршы алам, интерактив мәйданчыклар турында сөйлим.
Саимә өчен “Әлбәдән” күптән хобби гына түгел.
– Мин зур тарихи вакыйганың бер өлеше булуымны яхшы аңлыйм. Фестиваль Петр Гавриловның туган җирендә уза. Район, республика өчен ниндидер мөһим эш башкаруыңны аңлыйсың. Мин беренче елларда үзем сугыш кырында басып тордым, тирә-юньдә атышлар, һәм бу чын кебек иде. Хәзер, кунакларны каршы алганда, мин реконструкторларның гаять зур хезмәтен күрәм. 8 ел эчендә “Әлбәдән” чын брендка әйләнде. Казаннан танышлар шалтырата: “Без сезгә фестивальгә килергә телибез”, диләр.
Быел “Әлбәдән” яңа форматка чыга. Бу инде реконструкторлар белән кыр гына түгел, ә масштаблы мәдәнитарихи кластер. Кунакларны өч куәтле реконструкция көтә: “1919. Юность героя”, “Вторжение” иртәнге сугыш һәм “Огненные годы Бреста” куелышы.
Оештыручылар иммерсивлыкка – вакыйгага тулысынча чуму эффектына басым ясыйлар: тамашачылар үзләрен сугыш кырында кебек тоячаклар, дары исен тоячаклар. Күктә парашютчыларны десантлау белән катлауландырылган авиашоу булачак. Ә сәхнәдә иң яхшы яшь талантлар һәм федераль артистлар чыгыш ясаячак.
Беларусьтан кунаклар киләчәк – Әлбәдәндә “Брестская крепость – Герой” мемориаль комплексының Көнчыгыш форты музее мөдире Инна Гавриленконы көтәләр. Майор Гавриловның рухы сынмавы турындагы аз билгеле булган фактлар белән ул шәхсән үзе уртаклашачак.
Исегезгә төшерәбез, 2025 ел ахырында “Әлбәдән” “Патриотик туризм өлкәсендә иң яхшы вакыйга” буларак Халыкара премиянең Гран-приын алды. Һәм быел фестиваль Россиянең иң масштаблы тарихи вакыйгаларының берсе статусын төгәл расларга әзер.