Бу югалту белән тулы бер чор тәмамлангандай булды.
Безнең районда Бөек Ватан сугышының соңгы ветераннарының берсе – Алексей Петрович Макаров 99 яшендә вафат булды.
Яңа Шигали авылында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янына бөтен авыл, район хакимияте вәкилләре, мәктәп укучылары һәм күпсанлы туганнары җыелды. Монда Алексей Макаров белән хушлаштылар. Бу югалту белән тулы бер чор тәмамлангандай булды. “Менә соңгы солдат китте!” – диде ветеранның олы улы Владимир.
Катнашучыларның күбесе өчен Алексей Петрович озак яшәүче яки тарих дәреслекләрендәге герой гына түгел иде. Ул хәзерге вакытны бөек, фаҗигале һәм героик заман белән бәйләүче җеп иде.
Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов матәм митингында чыгыш ясаганда Макаровны “Тере легенда” һәм “Хәтерне саклаучы” дип атады:
– Янәшәбездә шундый кеше яшәве белән горурланабыз. Ул яшьләрне дөньяның кадерен белергә һәм бабаларыбызның Җиңү хакына кылган батырлыкларын онытмаска чакырды.
– Герой буын китте! Аның яшьтәшләре күптән юк инде, – диде күз яшьләрен тыеп, ветеранның сеңлесе Ольга Ногтева. – Безнең өчен ул Леша абый, чын ир, чын үрнәк иде. Ул китү белән безнең Шигали авылы бушап калгандай булды.
Ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина да шул ук фикерне җиткерде:
– Бүген без соңгы героебыз белән хушлашабыз. Безгә тыныч тормыш бүләк итүче легендаларыбыз китә.
Алексей Петрович биографиясе – үз буынының батырлыгының хрестоматик үрнәге. 1926 елда Яңа Шигали авылында туып, хәрби хезмәткә чакырылу яшен көтеп ала алмый – 1943 елда 17 яшендә үз теләге белән фронтка китә.
198 нче аерым мотоукчылар батальоны пулеметчысы Макаров 67 килограммлы “Максим”ны йөртә, Висланы кичә, Варшава һәм Краковны азат итә. Майданек концлагерен азат итү аның гомеренең иң авыр истәлекләреннән берсе була.
Алексей Петрович өчен сугыш 1945 елның маенда тәмамланмаган. Тагын алты ел, 1951 елга кадәр, ул Львовщинадагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, бандеровчылар подпольесын юкка чыгаруда катнаша. Аның сөйләвенә караганда, бу немецлар белән булган сугыштан да куркынычрак була. Бандитлар схроннарда яшеренәләр, төрле почмаклардан һөҗүм итәләр, табибларның һәм укытучыларның тулы бер гаиләләрен юк итәләр. Бер банда башлыгын тоткан өчен Макаров туган иленә озакка сузылган ял ала. 1951 елда гына демобилизацияләнеп, туган авылына утны-суны кичкән чын ир-ат булып кайта.
Фронттан кайткач, Алексей Петрович җиңел тормыш эзләми. Ул бөтен гомерен “Шигали” совхозына багышлаган. Ветеринария фельдшеры, ферма мөдире, терлекчеләр бригадиры була.
Районда аның абруе бик зур була.
– Аны ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое исеменә тәкъдим итәләр, ләкин икесендә дә аның кандидатурасын кире кагалар, чөнки ул партия әгъзасы булмаган, – дип сөйләде улы Владимир. – Ул карьеристлар белән бер партиядә булырга теләмәгән. Ләкин асылда, хезмәт сөючәнлеге буенча, ул чын коммунист иде.
Алексей Петрович кайчан шалтыратсалар да, хәтта төнлә дә сыер яки атлар дәваларга бара торган була.
– Без аның белән таш стена артындагы кебек яшәдек, – дип күз яшьләре аша сөйләде ветеранның кызы Людмила Осипова. – Бүген мин әти кызы булудан туктадым. Безнең 30 кешелек гаилә тезелгән җеп өзелде. Әти барлык эпитетларга лаек иде: ул иң намуслы, иң дөрес, иң кыю кеше иде.
Макаровның хатыны – Прасковья Ивановна тыл хезмәтчәне, сугыш башланганда аңа 11 яшь була, Алар 72 ел бергә яшәгән, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, оныклар һәм оныкчыклары бар.
Ветеранның туганнан туган энеләре Андрей һәм Евгений Макаровлар да аны үзләре өчен батырлык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге дип саныйлар:
– Ул лаеклы сугышты, лаеклы яшәде, лаеклы балалар үстерде. Сугышчан бүләкләргә өстәп, хезмәт батырлыгы бүләкләре дә алды.
Алексей Петровичның сугышчан һәм хезмәттәге казанышлары югары дәүләт бүләкләре белән билгеләнә.
Сугышчан бүләкләре: Кызыл Байрак ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” медале, “Варшаваны азат иткән өчен” медале, “Германияне җиңгән өчен” медале. Хезмәттәге казанышлары өчен: “Почет Билгесе” ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, дүрт “Бишьеллык җиңүчесе” билгесе.
Истәлекле бүләкләр: күптән түгел аңа “Питрәч районының Мактаулы гражданины” билгесе һәм “Җиңүгә 80 ел” медале тапшырылды.
Митингта шигырьләр яңгырады, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Алексей Петрович патриотик тәрбиядә төп үрнәк булган Яңа Шигали мәктәбе яшь армиячеләре герой турында истәлекне сакларга вәгъдә иттеләр.
Алексей Петрович Макаров безнең өчен җиңүчеләрнең бөек буыны белән бәйләүче җепне саклап калды. “Хәзер бу юлны үзебезгә дәвам итәргә кирәк булачак”, – дигән уй үтте һәркемнең башыннан. Әмма бездә иң мөһиме: хәтер, ныклык үрнәкләре һәм тормышка мәхәббәт калды. Җиңүчеләр аны үз балаларында, оныкларында һәм оныкчыкларында тәрбияләделәр. Каһарманнарга мәңгелек хәтер!