Катнашуга 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла
«Обретение» проекты кысаларында Татарстанның борынгы чиркәүләрен торгызу буенча ел саен үткәрелә торган тугызынчы экспедицияне башлап җибәрү турында игълан ителде. Быел төп база һәм эш объекты булып Питрәч районының Люткино авылындагы Изгеләр чиркәве торачак.
Экспедиция 27 июльдән 2 августка кадәр узачак.
Катнашучылар палаткаларда яшәячәк. Оештыручылар азык-төлек, төп эш кирәк-яраклары һәм мәдәни программа белән тәэмин итәчәкләр. Шулай ук мунча, җәйге душ яки елгада юыну мөмкинлеге булачак.
Катнашуга 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Барлык гаризалар да сайлап алыначак, нәтиҗәләр турында 22 июльдә хәбәр ителәчәк. 35 яшьтән өлкәнрәк теләүчеләр оештыручылар белән элемтәгә керә ала.
Катнашу өчен анкета тутырырга кирәк. Элемтә өчен телефон: +7 927 494-90-07 (Артем), +7 965 601-15-66 (Анна). Экспедиция Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл фатихасы белән үткәрелә.