Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында Чыты – Керәшен Сәрдәсе трассасы участогына капиталь ремонт ясалачак

Ике километр юлны ремонтлау планлаштырыл

«Татавтодор» АҖ Питрәч районында Чыты — Керәшен Сәрдәсе автомобиль юлын капиталь ремонтлау өчен подрядчы эзли. Бу максатка бюджет тарафыннан 12 367 595 сум акча бүлеп бирелгән. Ике километр юл япмасын ремонтлау планлаштырыла.

Капиталь ремонт кысаларында җир эшләре, кюветларны ныгыту, мәктәпкә һәм фельдшер-акушерлык пунктына тротуарлар төзү, төрле инженерлык корылмаларын урнаштыру, торбаларны ремонтлау һәм башкалар үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса