Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында дүрт торак пунктны су басарга мөмкин

Шундый урыннарда 325 йорт бар, 777 кеше яши

Районда су басуга әзерлек буенча киң колачлы эш алып барыла: торбаларны чистартудан алып гидропостлар төзүгә кадәр. Инде ниләр эшләнгәнлеге һәм халыкка ничек эш итәргә кирәклеге турында безнең материалда.

Фаразлауларга караганда, дүрт торак пунктта: Питрәч, Раевка, Әлбәден, Кибәчтә йортларны су басу куркынычы бар. Элегрәк гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булган иде. Анда район башлыгы Рәис Сөләйманов һәм район прокуроры Никита Ананьев катнашты. Язгы ташуга әзерлек турында комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Дәүләтханов чыгыш ясады.

Бүгенге көндә районның төбәк юлларында суүткәргеч торбалар һәм юл кырыйлары чистартылган. Дүрт торак пункттан – Питрәч, Шигали, Царево һәм Көек авылларыннан дистәләгән тоннадан артык кар чыгарылган. Шулай ук мәктәп һәм балалар бакчалары территорияләреннән кар чыгарылган. Торак пунктларда суүткәргеч торбалар һәм район үзәгендә яңгыр сулары канализациясе чистартылган.

2025 елда Питрәч янындагы Мишә елгасы ярын ныгыту нәтиҗәсендә тоткарлану куркынычы булган участок контрольдән алынды.

Су басу вакытында гидрологик хәлне контрольдә тоту өчен җаваплы кешеләр билгеләнде. Питрәчтә, Әлбәдендә һәм Раевкада Мишә елгасында өч вакытлы гидропост эшли, Кибәчтә Киба елгасында – берәү. Шулай ук Көек, Ленино-Кокушкино, Богородск, Шәле, Дәүләтъяр, Екатериновка, Кощак, Надеждино, Тверетиновка, Күн һәм Званка авылларында гидротехник корылмаларда 11 вакытлы гидропост урнаштырылган.

Район башлыгы Рәис Сөләйманов игътибарны таләп итә торган барлык объектларны аерым контрольдә тотарга һәм моңа кагылышлы хәлләрдә кечкенә генә үзгәрешләргә дә оператив җавап бирергә кушты.

Питрәч районының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Илнур Мингалиев сөйләвенчә, елга буенда урнашкан торак пунктлар өчен төп куркыныч – кинәт су күтәрелү. Әмма су басу башка территорияләргә дә кагылырга мөмкин. Сәбәбе – туңган туфракның дым сеңдерә алмавы.

– Кар өч тапкырга диярлек күбрәк иде. Көзен яңгырлар күп булды, җир туңды һәм эреп беткәнче су өстә торачак. Шуңа күрә быел проблемаларның күбесе елгалар ташудан гына түгел, ә нәкъ менә кар суларыннан булырга мөмкин, – дип аңлатты ул.

Кибәч авылына аерым игътибар бирелә, анда күпер бик түбән урнашкан. Подряд оешмалары, суны тоткарлыксыз үткәрүне тәэмин итү өчен, төбәк трассаларындагы күпер асты киңлекләрен һәм су үткәрү торбаларын чистарттылар.

Илнур Мингалиев район халкын хәлнең начараюын көтмәскә, бәлки алданрак эш итәргә өндәде. Белгечләр берничә мәҗбүри чараны башкарырга тәкъдим итә:

Территорияне чистартырга. Йорт стеналарын кардан арындырырга, кар сулары ишегалдында җыелмасын, ә агып китсен өчен канауларны һәм йорт яны территориясендәге су үткәрү торбаларын чистартырга.

Торакны иминиятләштерергә. Бу гадәттән тыш хәл очрагында зыянны компенсацияләргә ярдәм итәчәк.

“Тревога чемоданы” җыярга. Аңа документлар, өч тәүлеккә су һәм азык запасы, кирәкле дарулар, элемтә чаралары һәм павербанклар салырга кирәк. Инфраструктураны тикшерергә. Электрүткәргечләрнең, газ һәм суүткәргеч җайланмаларының төзеклеген тикшерергә кирәк. Су басу куркынычы булганда йорт хайваннарын һәм терлекләрне калкулыкларга күчерергә кирәк.

Эвакуация тәртибен белергә. Сигнал алган вакытта йортны электрсыз калдырырга, газ һәм суны ябарга, әзерләнгән әйберләрне алырга, күршеләрне кисәтергә һәм җыелу пунктларына барырга кирәк.

Коткаручылар елга ярларында мөмкин булган кинәт су басу сценариена аерым игътибар бирделәр. Бу очракта озакка сузарга ярамый: “тревога чемоданы” белән телефонны алып, кичекмәстән, икенче катка, чормага яки түбәгә менәргә кирәк.

Гадәттән тыш хәлдә коткаручылар белән элемтә өчен бердәм номер – 112.

– 112гә шалтыратыгыз. Диспетчер сигнал кабул итәчәк, сезнең урыныгызны теркәячәк, һәм коткару төркеме, кичекмәстән, ярдәмгә чыгачак, – дип йомгаклады гражданнар яклавы идарәсе җитәкчесе.

Гадәттә, су басу бездә апрельнең өченче ун көнлегендә башлана. Быел белгечләр беренче дулкынны апрельнең беренче-икенче ункөнлегендә үк көтәләр. Райондагы хәл оператив хезмәтләр контролендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса