Питрәч районында Эчке эшләр министрлыгы ветераннарын котладылар
Җәмгыять

Питрәч районында Эчке эшләр министрлыгы ветераннарын котладылар

Чара Эчке эшләр органнары ветераннары көненә багышланды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлегендә эчке эшләр органнары ветераны көненә багышланган тантаналы чара узды. Ветераннарны бүлек башлыгы полиция полковнигы Азат Хәбибрахманов котлады.

Ул элеккеге хезмәткәрләргә Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов һәм ТР буенча ЭЭМ Ветераннар советы рәисе Марат Айдаров исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук ветераннарны Эчке эшләр министрлыгы ветераннар хәрәкәтенең 35 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре белән бүләкләделәр.

Рәсми өлештән соң чара кунаклары бәйрәм табыны артында аралашуларын дәвам иттеләр.