Питрәч районында эт һәм мәчеләргә котыру авыруыннан бушлай вакцинация узачак
Җәмгыять

Питрәч районында эт һәм мәчеләргә котыру авыруыннан бушлай вакцинация узачак

Шулай ук чиплаштыру мөмкин булачак

19 июньдә Питрәч районында эт һәм мәчеләргә котыру авыруына каршы вакцинация узачак. Прививка бушлай ясала. Шулай ук хайваннарны чиплау мөмкинлеге булачак (түләүле). Үзең белән ИНН булырга тиеш.

Ветеринария хезмәтенең эш графигы:

  • 9:00-9:30 — Богородское авылы (авыл мәдәният йорты яны);
  • 9:30-10:00 — Көек авылы («Светлый» торак комплексы парковкасы);
  • 10:15-10:45 — Кощак авылы (амбулатория каршындагы парковка);
  • 10:45-11:30 — «Царево» торак комплексы («Комфорт территориясе» офисы яны).