Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында яшәүче балаларны тхэквондога өйрәтә, шул исәптән үз балаларын да

Ул – уллары Сердор һәм Бехруз өчен үрнәк.

Олимпия спорт төре тхэквондо безнең районда якынча унбиш ел элек үсә башлады. Аның белән йөздән артык бала шөгыльләнә. Балаларны Рустамжон Холмирзаев һәм Ангелина Федосеева өйрәтә.

“ТУГЫЗ ТӘРБИЯЛӘНҮЧЕНЕҢ КАРА БИЛБАВЫ БАР”

Рустамжон Холмирзаев безнең районда 2016 елдан бирле эшли. Ул Үзбәкстанның Узун шәһәрендә туып-үскән. Туган илендә бу көрәш төре популяр булган. Моннан тыш, Рустамжон спортның башка төрләре белән дә шөгыльләнгән. Шәһәрдә кэндо буенча тренер булып халыкара класстагы мастер Чун Канжамин эшли башлагач, ул көнчыгыш көрәшенә күбрәк тартыла башлый.

– Мин элек кылыч спортын ярата идем, әмма минем беренче тренерларым, әтием Мумин Холмирзаевич һәм мәктәп тренеры Ин Хо Чанг, көнчыгыш көрәшләре миннән яхшырак килеп чыга дип ышандырдылар, – дип искә ала Рустамжон Муминович.

Ул Денау шәһәрендә педагогия көллиятенең физкультура һәм спорт факультетын тәмамлый һәм үзбәк дәүләт физик культура институтында укуын дәвам итә. Күп кенә ярышларда катнаша, Көньяк Кореяда Азия уеннары призеры, Азия чемпионы, тхэквондо, үзбәк милли көрәше һәм карате-до буенча күп тапкырлар өлкә чемпионы була. Җиде ел элек дүртенче дан кара билбау алган. Туган мәктәбендә укытучы, туган ягында, Карачаево-Черкесиядә, Яр Чаллыда тренер булып эшли.

Тәҗрибәле тренерның күп кенә тәрбияләнүчеләре ПФО һәм Татарстан җиңүчеләре һәм призерлары булалар. Кайберләре тренер эзеннән киткән. Ангелина Федосеева районның спорт мәктәбендә, Валерия Демидова Лаеш районында тхэквондо буенча тренер булып эшли. Рустамжон Холмирзаевта шөгыльләнүче тугыз бала кара билбау алуга ирешкән.

– Мин атнага дүрт тапкыр тренировкалар үткәрәм. Атна уртасында дәресләрдән соң шөгыльләнәбез, якшәмбе көнне – иртәдән. Башта тәнне язу өчен йөгерәбез, аннары күнегүләрне кабатлыйбыз, бәрү һәм саклану алымнарын, яңа темалар өйрәнәбез, – дип сөйләде тренер.

Һәр ике ай саен балалар республика яки Бөтенроссия турнирларында, Татарстан беренчелегендә катнашалар. Ел саен республиканың башка спорт мәктәпләре белән уртак тренировкаларга, җыеннарга баралар. Узган ел мондый җыеннар Питрәчтә наратлык стадионында оештырылды.

“СПОРТЧЫ БУЛЫРГА ТЕЛӘСӘҢ, ТҮЗӘРГӘ КИРӘК”

Рустамжон Муминовичның ике улы бар, икесе дә тхэквондо белән шөгыльләнәләр.

“Алар туганнан бирле келәмдә”, – диде елмаеп әти кеше.

Олы улы Сердор һәм кечесе Бехруз республика ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар. Малайлар Олимпия уеннарында катнашырга, зур ярышларда җиңү яуларга хыялланалар.

– Безнең тренер – әтиебез. Кайвакыт авыр, ләкин спортчы булырга теләсәң, түзәргә кирәк, – дип саный ун яшьлек Сердор. – Әти беркемгә дә иркенәергә ирек бирми, барыбыз да бертигез шөгыльләнәбез. Өйдә энем белән өстәмә күнегүләр ясыйбыз, йөгерәбез, – ди ул.

Сердор күп ярышларда призлы урыннар алган. Ял көннәрендә Питрәчтә узган турнирда да җиңәргә теләгән. Ярымфиналда Чаллыдан килгән Данил Насмиев, шулай ук тренер улы, аның көндәше була. Сердор нәтиҗәдә бронза призер була. Бу турнирда аның энесе Бехруз чемпион була, аңа бүген, икенче февральдә, тугыз яшь тула. Ул финалда җиңел генә җиңеп чыга, бер тапкыр да көндәшенә үзенә сугарга ирек бирми.

Укудан һәм күнегүләрдән буш вакытта малайлар әниләре Махбубага өйдә ярдәм итәләр. Тиздән эшләр артачак, чөнки март аенда Холмирзаевлар гаиләсендә ишәю көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше