Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында яшәүче хатын-кызга элекке ирен күзәткән өчен штраф салганнар

Бу хакта республика прокуратурасында хәбәр иттеләр

Суд Питрәч районында яшәүче 37 яшьлек хатын-кызны элеккеге ире артыннан законсыз күзәтүдә гаепле дип таныды. Аңа 70 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.

Республика прокуратурасында хәбәр итүләренчә, хатын-кыз элеккеге иренең автомобиленә дистанцион идарә белән микрофон урнаштырылган GPS-трекер урнаштырган. Җайланма ярдәмендә ул даими рәвештә машина салонындагы сөйләшүләрне тыңлаган һәм элеккеге тормыш иптәшенең хәрәкәтен күзәткән.

Суд утырышында хатын-кыз гаебен тулысынча таныды. Үзенең гамәлләрен ул көнчелек белән аңлатты.

Штрафтан тыш, суд гаепләнүченең телефонын, флеш-тупланмасын һәм стационар телефонын дәүләт кеременә конфискацияләргә карар чыгарды. Күзәтү өчен кулланылган GPS-трекер юк ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса