Питрәч районында яшәүче хатын-кызны үтерергә маташкан өчен хөкем ителгән
Җәмгыять

Питрәч районында яшәүче хатын-кызны үтерергә маташкан өчен хөкем ителгән

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Питрәч район суды криминал үткәне булган ир-атка карата җинаять эшен карады. Ул РФ Җинаять кодексының ике маддәсе буенча гаепле дип табылган.

2025 елның 23 октябрендә ир-ат таныш булган хатын-кыз фатирына законсыз үтеп кергән. Аңа карата дошманлык хисе тоеп, ул кеше үтерергә карар кыла.

Җинаятьче зыян күрүченең муенына пычак-балта белән берничә тапкыр кадаган. Хатын актив каршылык күрсәткән, фатирдан йөгереп чыгып ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алган. Үтерү ир-атка бәйсез хәлләр аркасында ахырына кадәр җиткерелмәгән.

Суд аны торакка законсыз үтеп керү һәм кеше үтерүгә омтылу статьялары буенча гаепле дип тапкан һәм 6 ел 7 айга ирегеннән мәхрүм иткән.