Питрәч районында яшәүчеләр өйләренә интернет кертү өчен тавыш бирә ала
Сораштыру 30 апрельгә кадәр озайтылды
РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы авылларның югары тизлекле интернетка ихтыяҗын билгеләү максатында сораштыру үткәрә.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча интернет челтәре беренче чиратта барлыкка киләчәк авыллар ачыкланачак.
Сораштыруда халык саны 100дән 1 мең кешегә кадәр булып, элемтә инфраструктурасы булдырылган авылларда яшәүчеләр катнаша ала. Мисал өчен, торак пунктта хастаханә, мәктәп интернетка тоташтырылган яки мобиль элемтә станциясе төзелгән булырга тиеш.
Сораштыру 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда катнашу өчен түбәндәге ике сылтаманың берсенә керәсе:
Тавыш бирүдә катнашу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизацияләнергә кирәк. Анда үз төбәгеңне, йортыңның төгәл адресын күрсәтү зарур. Сораштыру – аноним.
Өйгә интернет кертү өчен билгеле бер күләмдә бер тапкыр түләргә кирәк булачак. Шуннан соң интернет өчен һәр ай саен түлисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia