Питрәч районында яшәүчеләрне теле- һәм радиотапшыруларны вакытлыча туктату турында кисәттеләр
Җәмгыять

Питрәч районында яшәүчеләрне теле- һәм радиотапшыруларны вакытлыча туктату турында кисәттеләр

Сәбәбе – РТРС объектларында планлы эшләр башкару

Апрель аенда Татарстанда РТРС филиалы объектларында планлы ремонт-профилактика эшләре үтәчәк. Шуңа бәйле рәвештә республиканың кайбер торак пунктларында, шул исәптән Питрәч районында да, теле - һәм радиопрограммаларны трансляцияләүдә вакытлыча туктату көтелә.

Чикләүләр аналог радиотапшырулар һәм цифрлы эфир телевидениесенә, шул исәптән «Болгар радиосы», «Россия радиосы + Татарстан радиосы», «Маяк», «Вести ФМ», шулай ук РТРС-1 һәм РТРС-2гә кагылачак.

Питрәч районында эшләр 21 апрельгә 9дан 15 сәгатькә кадәр планлаштырылган.