Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында яшүсмерләрне эшкә урнаштыру буенча акция башланды

Ул июнь, июль һәм август айларында дәвам итәчәк.

Питрәч районы кадрлар үзәгендә балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру буенча акция башланды. Аның максаты – хезмәт базарындагы вәзгыятьне исәпкә алып, яшүсмерләргә һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәм итү.

Чараларда Питрәч районы гомуми белем мәктәпләре укучылары катнаша ала. Акция июнь, июль һәм август айларында уза.

Катнашу өчен кадрлар үзәгенә 8 (843) 222-05-57 телефоны буенча (өстәмә 5801, 5802, 5803) яисә түбәндәге адрес буенча гариза бирергә кирәк: Питрәч авылы, Советская урамы, 20, 2 кабинет. Үзәк белгечләре яшүсмерләргә вакытлыча эш табарга һәм беренче һөнәри тәҗрибә алырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса