Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс үткәреләчәк

Аны район үзәге оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре, шулай ук авыл җирлекләре арасында оештыралар

Питрәч районында «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» конкурсы узачак. «Яңа елга авыл җирлеген иң яхшы бизәү» һәм «Яңа елга оешма территориясен иң яхшы бизәү» номинацияләре булачак.

Авыл җирлекләрендә Кыш бабай, Кар Кызы һәм хайваннар фигуралары, шул исәптән Ел символы белән бизәлгән Үзәк чыршының булуы, биеклеге, бизәлеше бәяләнәчәк. Шулай ук биналарның яктылык белән бизәлешен, боз калкулыгы булуын, территорияне яктыртуны, Яңа ел чараларын үткәрү сыйфатын исәпкә алачаклар.

Эш нәтиҗәләре белән декабрь ахырында комиссия танышачак. Йомгак ясау һәм бүләкләү 13 гыйнварда узачак. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса