Питрәч районында кар, буран, бозлавык һәм томан көтелә
Җәмгыять

Питрәч районында кар, буран, бозлавык һәм томан көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Сишәмбе, 3 мартта, Питрәч районында һава торышының начараюы көтелә.

Күк йөзе болытлы булачак. Синоптиклар көчле кар һәм юеш кар фаразлый. Бозлавык һәм бураннар булуы ихтимал. Урыны белән томан төшәчәк.

Җил юнәлеше көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка үзгәрәчәк. Тизлеге 5-10 м/с, урыны белән тизлек 14 м/с ка кадәр җитәчәк.

Юлларда бозлавык сакланачак, кар көртләре көтелә.

Төнлә температура 0 дән -3 градуска кадәр, көндез 0..+3 градуска кадәр җылыначак.