Питрәч районында корбан чалу урыннары билгеләнде
Җәмгыять

Питрәч районында корбан чалу урыннары билгеләнде

Ике махсус мәйданчык җиһазландырылган

27 майда мөселманнар Корбан бәйрәмен каршылыйлар. Тантана өч көн дәвам итәчәк, шул вакыт эчендә дин тотучылар корбан чалу йоласын башкарачак.

Питрәч районында моның өчен ике махсус мәйданчык җиһазландырылган. Алар шәригать нормалары һәм ветеринария таләпләре нигезендә терлек сую өчен барлык шартлар тудырылган мәчет территорияләрендә оештырылган.

Беренче мәйданчык Гильдеево авылында «Әюб» мәчете территориясендә урнашкан. Адресы: Казанская урамы, 50а йорт. Җаваплы — Рамил хәзрәт, элемтә өчен телефон: 8-927-879-49-99.

Икенче мәйданчык Иске Шигали авылында «Наил» мәчете территориясендә урнашкан. аАресы: Центральная урамы, 5а йорт. Җаваплы – Таһир хәзрәт, элемтә өчен телефон: 8-902-715-65-53.