Питрәч районында «Кызыл канәфер» акциясе башланды
Җәмгыять

Питрәч районында «Кызыл канәфер» акциясе башланды

Ул 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Хәтер, рәхмәт һәм безнең тыныч күк йөзе өчен көрәшүчеләргә ярдәм символы. Безнең районда кабат «Кызыл канәфер» бөтенроссия
хәйрия акциясе кысаларында чаралар үткәрелә. Теләге булган һәркем ветераннарга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала.  

– «Кызыл канәфер» билгесе – символ гына түгел, ул тере хәтер һәм ветераннарыбызга чын ярдәм, – дип билгеләп үтте район ветераннар Союзы рәисе Эльгиза Фәйзуллина.

Җыелган акчалар ветераннарның көнкүреш шартларын яхшыртуга һәм медицина ярдәменә юнәлтелә.