Чарада катнашучылар аның бюстына чәчәкләр салдылар, шулай ук музей территориясендә булдылар
«Ленино-Кокушкино» музей-тыюлыгында Владимир Ленин тууның 156 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Биредә җирле халык, өлкән буын вәкилләре һәм мәктәп укучылары җыелды.
Объект Татарстан Милли музееның бер өлеше һәм аның филиалы булып тора. Музейның генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова җыелганнарны истәлекле дата белән котлады. Үзенең чыгышында ул Ленино-Кокушкиноны булачак дөнья лидеры шәхесе формалашкан урын дип атарга мөмкин, дип ассызыклады.
– Нәкъ менә монда, үзенең беренче сөргене вакытында, ул бик күп санда китаплар укыган, ил язмышы турында уйланган, - диде ул.
Очрашуда 60 елдан артык гомерен бу эшкә багышлаган музей ветераны Анна Пигасова чыгыш ясады. Ул, олы яшьтә булуына карамастан, Ленин гаиләсе биографиясен яхшы хәтерли.
– Володя Ульяновның Кокушкинога аяк басуына 138 ел вакыт үтте, - дип сөйли башлады Анна Ивановна. Беренче тапкыр ул бирегә өч айлык сабый чагында килә. Утарда аның әнисе ягыннан бабасы Александр Дмитриевич Бланк яшәгән, ул Кокушкинога 1847 елда килеп урнашкан.
Аннары музей ветераны Ленинның әнисе турында сөйләде: ул бу авылга 12 яшьлек кыз булып килә һәм 16 ел шунда яши.
Истәлекле чара Владимир Ильич бюстына чәчәкләр салу белән тәмамланды. Шуннан соң музей-тыюлыкның кече фәнни хезмәткәре Диләрә Хәбибрахманова теләүчеләр өчен экскурсия үткәрде. Ул аңлатканча, биналар реконструкциядә булса да, кунаклар утар территориясендә иркен хәрәкәт итә ала.
– Безнең территория бик зур, биредә юкәләр чәчәк ата торган зур парк урнашкан, бу экологик чиста урын, янәшәдә Ушня елгасы ага. Ел саен бирегә аккошлар, челәннәр очып кайта, - диде ул.
Музей эше «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты бурычларына туры килә. Тарихи-мәдәни объектны карта буенча табу җиңел, һәм теләсә кайсы җирле кеше бирегә юлны бик теләп күрсәтәчәк. Тагын бер өстенлек – Казаннан бирегә нибары 40 минут эчендә барып җитәргә мөмкин.