Маршрут Көек авылы тирәсендә үтте.
Яз гадәттәгечә җылы көннәрдән генә түгел, территорияләрне җыештырудан да башлана. 1 апрельдән 31 майга кадәр республикада санитарэкологик ике айлык уза. Хәбәрчебез “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләренең эшлекле рейдына кушылды.
Безнең маршрут Көек авылы тирәсендә үтте. Күчмә тикшерүнең максаты – юл буйларында һәм торак пунктлар җирләрендә чүп-чарны законсыз ташлау очракларын ачыклау һәм булдырмау.
– Бүгенге чараның асылы – көнкүреш калдыкларын, төзелеш чүп-чарларын яки башка төр калдыкларны законсыз ташлау очракларын ачыклау һәм булдырмау, – дип аңлатты “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Казан зонасы буенча әйдәп баручы белгече Надежда Куликова. – Профилактик нәтиҗә дә мөһим – район халкы табигатьне, чисталыкны сакларга өйрәнергә тиеш.
– Рейд барышында Көек авылы янында рөхсәтсез ике чүплек табылды, – дип билгеләп үтте “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ профилактика бүлегенең Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары буенча профилактика бүлеге башлыгы Лилия Хәйруллина. – Чүп-чар турыдан-туры җирдә җыелган, бу санитария нормаларын һәм ландшафтны боза.
Ачыкланган хокук бозулар факты буенча оператив чаралар күрелә. Җир кишәрлекләре хуҗаларына ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары тарафыннан кисәтүләр билгеләнәчәк. Әгәр милекче чүпне билгеләнгән вакытта җыеп бетермәсә, аннары дәгъва эше булачак. Ләкин эш, гадәттә, моңа кадәр барып җитми – барысы да вакытында җыештырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, территориядәге чисталык өчен аның хуҗасы җаваплы. Нәкъ менә ул үз участогының стихияле чүплеккә әверелмәвен күзәтергә һәм өченче затлар тарафыннан законсыз рәвештә калдыклар ташлау омтылышларын туктатырга тиеш.
Санитар-экологик ике айлык “Экологик иминлек” илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Бу бер тапкыр үткәрелә торган акция түгел, ә системалы эш. 10 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, республика территорияләрен чистартуга 25 меңнән артык кеше һәм 463 берәмлек техника җәлеп ителгән инде. Муниципалитетлар тарафыннан 40 мең кубометр чамасы калдык чыгарылган.
Рейдлар барышында профилактикага аерым игътибар бирелә. Белгечләр инде булган чүплекләрне генә түгел, контейнер мәйданчыкларын да тикшерә, аларның санитар торышына игътибар итә.
– Калдыклар махсус урыннарда – полигоннарда һәм контейнер мәйданчыкларында урнаштырылырга тиеш. Чүпне теләсә кайда ташлау – бу хокук бозу, – дип ассызыкладылар инспекторлар.
Без моны күзәтәбез. Шул исәптән, контейнер мәйданчыклары канәгатьләнерлек санитар-экологик хәлдә булырга тиеш.
Рейд тәмамланды, әмма тәртип урнаштыру эше май ахырына кадәр дәвам итәчәк. Ведомство белгечләре район халкын чүп-чарны юл буенда калдырмаска, полигоннарга вакытында чыгарырга һәм ачыкланган хокук бозулар турында хәбәр итәргә өнди.
“Шәһәргә һәм районга чиста һәм матур булырга ярдәм итәрбез” – дигән девиз рейдта катнашучыларны берләштерә.
Рейд күрсәткәнчә, контроль механизмнары нәтиҗәле эшли: хокук бозулар ачыклана, гаеплеләр җаваплылыкка тартыла. Әмма төп бурыч – вакыт узу белән мондый рейдларга ихтыяҗ һәр кешенең эчке культурасы аркасында юкка чыгу. Питрәч районының чисталыгы өчен барыбыз да җаваплы.