Питрәч районында су буенда массакүләм ял итү урыннары юк
Җәмгыять

Питрәч районында су буенда массакүләм ял итү урыннары юк

Тыелган урыннарда коенган өчен административ штраф яный – 500дән 2500 сумга кадәр

Редакциягә Питрәчкә яңа күченеп килүчеләр: “Сездә кайда су коенырга мөмкин?” дип шалтыраттылар. Без Питрәч районы Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Илнур Мингалиевтан тулы җавап алдык.

Җәйнең үз статистикасы. Төп темаларның берсе – суда куркынычсызлык. Бәхеткә, безнең районда узган елда да, быел да батып үлүчеләр юк. Иң мөһиме – киләчәктә дә моңа юл куймау.

– Район да су буенда массакүләм ял итү урыннары юк, – дип кисәтә Илнур Мингалиев. Димәк, монда бер генә сулык та су коену өчен куркынычсыз түгел, һәм су төбендә нәрсә булганы билгесез.

– Елга төбе – беренче куркыныч. Елга тиз, һәм аның рельефы ел саен үзгәрә, – ди ул. – Монда баткан агачлар, пыяла кыйпылчыклары, тимер кисәкләре, теләсә нинди чүп-чар булырга мөмкин. Икенче куркыныч – агым тизлеге. Бу уңайдан безнең ямьле Мишә елгасы да тормыш өчен куркыныч тудыра. Аның тирәнлеге алты метрга җитә, ә агым тизлеге секундына ике метр чамасы. Тигезлектәге елга өчен бу бик тиз: коеп яуган яңгырлар вакытында агым тагын да көчәя.

Әңгәмәдәшебез билгеләп үткәнчә, еш кына бу вакытта бөтен куркынычны ахыргача аңламаучылар бата.

– Күп очракта гадәттән тыш хәлләр исерек хәлдә, кешеләр стихиягә каршы үз көчләренә ышанып барганда була. Ә су хаталарны кичерми. Икенче урында – ата-аналарның суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозуны күрмәүләре. Көймәләрдә коткару жилетлары кимәгән кешеләр дә һәлак була. Яшел Үзән районында июньдә сапборд әйләнде. Бер бала һәлак булды, – дип сөйли Илнур Мәүлетҗанович.

Райондагы гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышларын бәхетсезлек очракларын профилактикалауга багышлыйлар. Яр буйларында өч патруль группасы эшли. Аларга ОСВОД (суда коткару җәмгыяте) хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы керә.

– Алар узган ел да, моннан күп еллар элек тә кеше үлеме булган урыннарда патрульлек итәләр. Бу – Кощак, Званка, Богородский, Питрәч күлләре, – дип санап үтте Илнур Мәүлетҗанович. – Авыл җирлекләрендә су коенуны тыю турында 23 аншлаг куелган. Июньнең яңгырлы булуын исәпкә алып, актив тикшерүләр булмады. Халык белән әңгәмәләр үткәрделәр, суда үз-үзеңне тоту куркынычсызлыгы турында белешмәләр тараттылар. Эш август ахырына кадәр исәпләнгән һәм эссе көннәрдә көчәйтеләчәк.

– Илнур Мәүлетҗанович, әгәр кеше суга бата башласа, аңа ничек котылырга?

– Иң мөһиме, паникага бирелмәскә. Әгәр ул барлыкка килгән икән, бу хисне контрольгә алу кыен. Янәшәдә берәрсе булса, ярдәм сорап кычкырырга кирәк. Даими хәрәкәт итәргә һәм игътибар җәлеп итәргә тырышырга.

– Иң ышанычлы саклагыч чара нинди?

– Йөзә белү. Иң мөһиме – судан курыкмаска кирәк. Бервакыт мин 15 яшьлек туганнан туган энемне йөзәргә өйрәттем. Без куркуны өч көн эчендә җиңдек. Мин аңа билдән суга керергә киңәш иттем. Суда тынычлыкны саклау сулыш алуга бәйле.Тирән итеп сулыш алырга, суга чумарга куштым. Шуннан соң аркасының су өстенә калкып чыкканын тоячагын әйттем. Менә шулай өйрәнде дә.

Кечкенә балаларны йөзәргә өйрәтү җиңелрәк, алар олыларга ышана һәм барлык күрсәтмәләрне дә үти. Ә олыларда инде үз-үзеңне саклау инстинкты эшли.

Безнең бассейнда балаларны йөзәргә өйрәтүче махсус төркем бар, шул исәптән коткаручы күзәтүе астында да. Һәм инструктор һәрвакыт бала белән визуаль элемтәдә. Гомумән, 2,5 яшькә кадәр баланы йөзүгә бирергә кирәк. Никадәр иртәрәк булса, шулкадәр яхшырак.

– Ә киресенчә, сез кемнеңдер батуына шаһит булсагыз?

– Башка кешеләрнең игътибарын җәлеп итегез. Күнекмәләрсез берүзең генә коткарып булмый – икеңнең дә батуы мөмкин. Әгәр яр буенда батучы булса, таяк яки кием кулланыгыз, батучыга ыргытыгыз, тотынсын. Әгәр барып җитмәсәң һәм суга керергә кирәк икән, якын йөзеп килергә ярамый – ул сезгә ябышып, хәрәкәтсез калдырырга мөмкин. Арттан йөзеп килергә, култык астыннан тотып, ярга таба тартып барырга кирәк. Һич кенә дә алдан йөзмәгез – батучы коткаручыны хәрәкәтсез калдырырга мөмкин. Бу очракта күбрәк һава җыярга һәм чумарга тырышыгыз – бу эләктерүдән котылырга ярдәм итәчәк.

Ярга чыгаргач, беренче ярдәмне дөрес күрсәтү мөһим. Кешенең үпкәсендә су булырга мөмкин, ул һәлак булырга мөмкин. Башта коткаручыларны чакырыгыз, аннары эшкә керешегез. Сулыш бармы-юкмы икәненә инаныгыз. Әгәр ул юк икән, зыян күрүченең башын янтайта төшегез һәм, бронхлардан су чыксын өчен, күкрәк читлегенә берничә тапкыр басыгыз. Ярдәмгә мөмкин кадәр күбрәк кешене чакырыгыз – бергә сез нәтиҗәлерәк эшли алырсыз.

– Ә сезгә кешеләрне коткарырга туры килдеме?

– Әйе, бер генә тапкыр да түгел. Бервакыт Күн авылындагы күлдә җиде-сигез яшьлек баланы коткардым. Яр буенда торганда аның бата башлаганын күрдем. Матрос-коткаручының күнекмәләре ярдәм итте. Мин ни эшләргә икәнен белә идем.

– Питрәчлеләргә су коену өчен иң якын урыннар кайсы?

– Якындагы рәсми пляжлар, алар Лаеш районында һәм Казанда, анда су тикшерелә һәм коткаручылар кизү тора.