Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында татар театры атналыгы узачак

Керү ирекле

Питрәч районы халкын һәм кунакларны татар театр сәнгате дөньясына сәяхәт көтә. 7-11 апрель көннәрендә Мәдәният сараенда авыл мәдәният йортларының иҗат коллективлары спектакльләр куячак. Барлык куелышларга керү ирекле, башлана – 18:00.

7 апрельдә Керәшен Сәрдәсе мәдәният йортының “Сәрдәлеләр” театр коллективы Т.Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” комедиясен тәкъдим итә.

8 апрельдә Татар Казысы мәдәният йортының “Мирас” халык театры Р.Мөхсинованың “Күрәзәче Зөлфирә” комедиясен күрсәтәчәк.

9 апрельдә Күн мәдәният йортының “Хәят” театр коллективы М.Шамхаловның “Кайнана” комедиясе белән чыгыш ясаячак.

10 апрельдә Чыты мәдәният йортының “Мунча миче” драма һәм комедия театры С.Латыйповның “Кодалар кодачалар” комедиясен тәкъдим итәчәк.

11 апрельдә Шәле мәдәният йортының “Шәле таңнары” театр коллективы А.Әхмәтгалиеваның “Сагынган чакларымда” драмасы белән чыгышлар сериясен тәмамлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса