Питрәч районында ветеринария берләшмәсенең яңа җитәкчесе билгеләнде
Бу хакта район хакимияте хәбәр итә.

Питрәч районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе итеп Булат Шәкүров билгеләнде.
Яңа җитәкчене коллективка тәкъдим иттеләр. Рәсми чарада район башлыгы Рәис Сөләйманов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев катнашты.
Ветеринария берләшмәсенең элекке җитәкчесе Сергей Егоров район башлыгыннан Рәхмәт хаты алды. Рәис Сөләйманов аңа башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia