Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары күрсәтелә

Бүгенге көндә мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү штабына 191 мөрәҗәгать килгән

Районда махсус комиссия эшли, аның әгъзалары даими рәвештә хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә булалар, аларның торак-көнкүреш шартлары белән танышалар, проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәләр. Бүгенге көндә мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү штабына 191 мөрәҗәгать килгән, шуларның 165е уңай хәл ителгән, 29ы әле карала. 30 гаиләгә утын, 4 гаиләгә ашлык һәм печән китерүдә, 5 газ казаннары сатып алуда, 5 гаиләгә материаллар сатып алуда һәм йортка җылылык үткәрүдә, электр үткәргечләрен алыштыруда һәм 12 гаиләгә балаларга кышкы өс киемнәре сатып алуда ярдәм күрсәтелгән.

Районда хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары:

  • Һәр балага 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү.
  • Йорт хуҗалыгы участогы чикләре эчендә газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу буенча 100 мең сумнан артмаган фактик чыгымнар күләмендә бер тапкыр бирелә торган субсидия.
  • Балаларга мөмкинлекләр картасы бирелә, шуның ярдәмендә бала бушлай кинотеатрга, бассейнга, спорт залына, мәктәптә, балалар бакчасында, балалар иҗаты йортында һәм мәдәният йортында түләүле белем бирү түгәрәкләренә йөри ала.
  • Мәктәптә балаларга бушлай туклану оештырылган, ата-аналар балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса