Питрәч районында XIX гасырдагы борынгы Покрау чиркәвен торгызачаклар
Бинаның аермалы үзенчәлеге – керү урыныннан сул якта трапециясыман тәрәзә уемы.
Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Питрәч районы Янсуар авылында урнашкан Покрау чиркәвен торгызу проектын төзеде. XIX гасырның уникаль культ архитектурасы һәйкәле озак еллар авария хәлендә тора.

Фото: © Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты
Чиркәү беренче гильдия сәүдәгәре Павел Щетинкин акчасына төзелә. Аның композициясенә манара, аш бүлмәсе һәм апсидалы төп күләм керә. Бинаның аермалы үзенчәлеге – керү урыныннан сул якта трапециясыман тәрәзә уемы. Революциядән соң чиркәүне ябалар һәм яңадан төзиләр: совет чорында биредә авыл мәктәбе урнашкан була. Бүгенге көндә объект эшләми, ләкин җирле халык һәм битараф булмаган гражданнар приход оештырган, алар изге урынны торгызу өчен акча һәм хәйриячеләр эзли.
.png)
Фото: © Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты
Проект «Татарстан мәдәниятен үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшләнә. Реставраторлар чиркәүнең һәм папертиның югалган күләмнәрен торгызачаклар, иконостасны, манараның өске ярусларын һәм фасадларның декоратив элементларын яңартачаклар.
«Бүгенге көндә дини объектларны торгызу – өстенлекле бурычларның берсе. Чиркәү авылның бизәге һәм җәлеп итү үзәге булачак», - дип билгеләп үтте мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia