Аңа 106 яшь иде

Анастасия Антонова вафат булды. Соңгы көннәренә кадәр ул районыбызның иң өлкән хатын-кызы исемен йөртте – августта аңа 107 яшь тулган булыр иде.
Ул 1919 елның 21 августында Әлбәден авылында туа. Тыл хезмәтчәне, фронтовикның тол хатыны Анастасия Сергеевнаның бөтен гомере туган ягында уза. Күп еллар колхозда эшли, ике бала үстерә. Ире 1971 елда, улы 2014 елда вафат була. Ул кызы Анна яшәде.
Бүгенге көндә Питрәч районында 100 яшьтән узган 3 кеше яши. Аларның иң өлкәненә – Питрәчтән Александр Липатовка - 106 яшь.