Питрәч районыннан фронтовикның оныгы: «Хәбәрсез югалган бабай турында дөреслекне белдем»
Гаилә башлыгыннан хезмәткә киткәннән соң бер хәбәр дә булмый.
 06-May-2026 15-09-24-2.png)
1989 ел. Гыймадиевлар гаиләсе: Мәҗит һәм Камәрия балалары Лилия һәм Роберт белән. / Фото гаилә архивыннан
“Минем бабам хәбәрсез югалган. Ә бәлки аны да табып булыр?” – бу сүзләр белән Лилия Гәрәеваның моннан йөз ел элек яшәгән кешене эзләү тарихы башланып китә. Фронтовик оныгының сугышта катнашкан бабасы Гыймадиев Сәлах Гыймадиевичны эзләп табасы килгән. Әмма ул бу эшне кайдан башларга да белми. Миннур Шәмсетдинов аңа ярдәм итәргә алына – инде нәтиҗәләр дә бар.
Сәлах Гыймадиев Пимәр авылында яшәгән. Бу озын буйлы, кырыс ир-ат була. Тимерче булып эшли. 1899 елда туган. Бөек Ватан сугышы башланганда ул инде кырыктан узган була. Күптән өйләнгән, хатыны Тайфә белән алты бала үстергән, аларның иң өлкәненә ул вакытта инде унсигез яшь тулган була.
Сәлах Гыймадиевич Питрәч район хәрби комиссариатыннан 1941 елның декабрендә, сугыш башланганнан соң ярты ел узгач, мобилизацияләнә. Аны озатканда хатыны йөклелекнең соңгы срокларында була. 1942 елның мартында уллары Мәҗит туа. Ул Гыймадиевларның җиденче баласы була. Улы әтисен беркайчан да күрмәгән, ә әтисе хәтта кем туганын да белмәгән.
Гаилә башлыгыннан хезмәткә киткәннән соң бер хәбәр дә булмый. “Мин исән-сау”, дигән хатлар да, кара кәгазь дә юк. Яраланып кайткан бер дусты гына: “Сәлах 42 нче елда ук һәлак булды”, – дигән. Бу хәбәр бернәрсә белән дә дәлилләнмәгән була, шуңа күрә хатыны да ире исән дип өметләнгән. Балаларына, ә аннары оныкларына да аның турында сөйләгән. Кече улының кызы Лилия балачактан ук бабасы турында тулырак мәгълүмат табарга хыялланган.
– Мин һәрвакыт интернеттан эзләдем: бәлки, бабай турында мәгълүмат кайдадыр килеп чыгар дип өметләндем. Телевизордан еш кына казу эшләре алып барылу, медальоннар табылу турында карадым. Миңа бу тема һәрвакыт кызык булды, – ди ул.
Бервакыт Лилия Мәҗитовна социаль челтәрләрдә Миннур Шәмсетдиновның статусында үз каналлары буенча Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны эзләвен һәм табуын күрә. Аңа бабасы турында сөйли һәм булган мәгълүматларны җибәрә: вакытлар узу белән саргайган, ләкин тулысынча укыла торган туу турында таныклыкның фотосын һәм “Халык хәтере” сайтындагы “кызылармеец”ның исеме, туган урыны, туган көне һәм хәрби хезмәткә алынган көне белән сылтаманы. Озакламый Лилия үзе дә ышанмаган хәл була.
– Миннур миңа шалтыратты һәм бабамның кайда үлүе турында төгәл мәгълүматлар барлыгын әйтте. Беренче минутларда мин үземнең якын кешемне тапканлыгыбызны аңлаудан еладым. Мин моны көтмәгән идем, – ди ул.
Аңа “Хәрби Дан Клубы” патриотик тәрбиягә һәм эзләнү эшенә ярдәм итү Ассоциациясеннән белдерү кәгазе тапшыралар. Аннан Гыймадиев Сәлах Гыймади улы 14 нче запас укчы бригадасы составында хезмәт иткәнлеге күренә. 1942 елның августында ул Чуаш Республикасының Чабаксар шәһәрендә вафат була.
– Мөгаен, ул запаста булгандыр. Мөгаен, аларны сугышка җибәрергә әзерләгәннәрдер, – дип саный оныгы.
Миннур әйтүенчә, бу әле эшнең башы гына. ТР “Хәрби Дан клубы” ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов ярдәме белән алар аның күмелгән урынын табарга һәм үлеменең сәбәпләрен ачыкларга өметләнәләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia