Питрәч районыннан Мостафиннар гаиләсе ТР Рәисе белән очрашты
Җәмгыять

Питрәч районыннан Мостафиннар гаиләсе ТР Рәисе белән очрашты

Чара балаларны яклау көненә багышланган иде

Фото: rais.tatarstan.ru

Питрәч районы Көек авылыннан күп балалы Мостафиннар гаиләсе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булды. Чара Казан Кремлендә 1 июньдә билгеләп үтелә торган Балаларны яклау көненә багышланган иде.

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашты. Балалар хәрәкәт кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектларын тәкъдим иттеләр.

Мостафиннарның олы улы Булат «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренчел бүлеген җитәкли. Ул гаиләнең инклюзив проектлары турында сөйләде.

«Безнең проектның максаты – мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ял итү мөмкинлекләрен киңәйтү. Азамат абый белән бергә без тернәкләндерү үзәкләрендә педагогларга булыштык: балалар белән рәсемнәр ясадык, спектакльләр куйдык, конкурслар, эстафеталар, юл хәрәкәте иминлеге буенча мастер-класслар оештырдык», — дип уртаклашты Булат.

Моннан тыш, балалар Татарстан Рәисенә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү проектлары, патриотик тәрбия, мәдәниятне үстерү инициативалары, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр арасында спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар турында сөйләделәр.