Питрәч районыннан Роман Блохин ничек СВО аша узган
Җәмгыять

Питрәч районыннан Роман Блохин ничек СВО аша узган

Яраланганнан алып кызы туганчыга кадәр

Иң караңгы төннән соң да якты көн туа, иң каты давылдан соң да кояш чыга. Бу фәлсәфә 31 яшьлек Роман Блохин тормышында расланган. Ул туган илне яратканга СВОга киткән, ә кайткач, гомерлек мәхәббәтен тапкан.

– Мин һәрчак патриот булдым һәм бүгенге көнгә кадәр патриот булып калам. Үз илемә ярдәм итәргә карар кылдым, – диде егет ни өчен контракт буенча хәрби хезмәткә китүен, мондый карарга нәрсә этәрүен аңлатып.

Ул армиядә хезмәт иткән, Куриль утрауларында пехотада булган, шуңа аның тәҗрибәсе бар. Кара диңгез флотының диңгез пехотасы бригадасына, разведка-десант ротасына эләгә. Күп юнәлешләрдә була. Хәрби бурычларын фидакарь рәвештә үтәгәне өчен дәүләт бүләкләре: Суворов медале, “Батырлык өчен” медале ала. Ел ярым хезмәт иткәннән соң, каты яралана.

Ул вакытта Роман хезмәттәшләре белән егетләрне эвакуацияләүгә чыга. Барып җитүгә мина шартлый. Яралы аягына жгут сала, авыр бронежилетын, каскасын, автоматын сала да шуышып китә. Бер тәүлек урманда ята.

– Мин начар нәрсәләр турында уйламадым. Ходайдан сорадым, – дип искә ала ул. – Үлүдән курыкмадым, ләкин начар хәбәрне өйгә хәбәр итәрләр, дип курыктым. Әтиәнием өчен борчылдым.

Ротадагы хезмәттәшләре килеп, аңа ярдәм иткәннәр. Ул гына каты яраланган, башкалар үз аякларында йөри алган. Аннары аларны икенче ротадагы егетләр алып чыккан.

– Мине эвакуацияләгәндә, беренче эш итеп, аягым авыртуга түзеп булмаса да, мин әнигә шалтыраттым. Бу хәлләрдән соң аның номерын ничек искә төшергәнемне белмим. Ул трубканы алды да: “Рома, синме бу?” диде. Мин: “Әйе, әни, барысы да яхшы, мин “өч йөзенче”, дидем. Аннары трубканы куярга ашыктым, тавышымнан минем хәлем начар икәнен аңламасын, дидем, кире шалтыратам, дип әйттем.

Мәскәүдә өч, Казанда 13 операция булган, дәвалану бер елга якын дәвам иткән. Бүген ул сәламәтлегеннән зарланмый, тернәкләнү бара. Әлегә уң аягына аяк киеме кия алмый, әмма бу вакытлыча. Табиблар барысы да яхшы булачак, дигән.

Хәрби хезмәткә кадәр Романның үз гаиләсе булмаган, хәтта йөргән кызы да булмаган. Нәкъ менә иң авыр вакытта, ул хәрби госпитальдә яткан чакта, аның тормышында булачак тормыш юлдашы – Анастасия пәйда була. Кыз, аның хастаханәдә икәнен белгәч, шунда ук аның янына бара. Аның хәлен белергә генә түгел, аны карау өчен.

– Мин шул чакта аңа: “Сиңа инвалид нигә кирәк?” дидем. Ул дәшмәде, минем яннан китмәде. Һәм мин аның минеке икәнен аңладым, – ди Роман.

Хастаханәдән чыкканнан соң берничә ай узгач, алар бергә яши башлыйлар. Ул Севастопольгә хәрби-табиб комиссиясе узарга китә, алга таба хезмәткә яраклымы, юкмы, дигән карар чыгарганнарын көтә, бу вакытта Анастасия йөкле була. Вакыт уза, аның инде соңгы сроклары якынлаша, һәм Роман баласының әти-әнисе язылышмаган килеш туачагына бик борчыла. Болай булмый бит инде, озакка сузмыйча нәрсәдер эшләргә кирәк, дигән карарга килә. Ләкин егет Севастопольдә була, кыз – Казанда. Юлны кыскарту өчен урталыкны – Романның әнисе яшәгән Липецк өлкәсен сайлыйлар. Әнисе ЗАГС хезмәткәрләре белән сөйләшә, ә булачак ир белән хатын билгеләнгән көнне билгеләнгән урынга киләләр. Алар икесе дә мең километр чамасы юл үтә.

– Мин килдем, ул килде, без язылыштык, һәм мин бер сәгатьтән кире киттем, – ди Роман.

Шулай рәсми рәвештә гаилә барлыкка килә. Кызы туганда Роман ялга кайта алган. Хезмәт урынына китергә вакыт җиткән, ә хатынын бала белән чыгармыйлар. Ул, кызын кулына алырга өлгермәм, дип куркып, сөйләшеп бала тудыру бүлегенә керә. Баланы бала тудыру йортыннан алып чыккач, китеп бара. Бер айдан, приказ булгач, ул бөтенләйгә гаиләсе янына кайткан.

– Алар – минем язмышым, – ди Роман. – Хәзер алардан башка нәрсә эшләр идем икән, белмим. Настя белән София миңа көч бирәләр. Киләчәккә планнар барлыкка килде. Ни өчен, кем өчен яшәвеңне, кем өчен тырышуыңны беләсең.

Роман тумышы белән Питрәчнең кечкенә генә Чертово авылыннан. Ир белән хатын Көектә фатир сатып алганнар, хәзер Блохиннар шунда яши. 5 июльдә ситсы туйларын билгеләп үткәннәр – аларның ир белән хатын булуларына 1 ел.

СВОга кадәр Роман Казанда машина йөртүче булып эшләгән. Ул машина төзелеше көллиятендә укыган. Хәзер аяклары җәрәхәтләнү аркасында аңа кул белән идарә ителә торган экскаваторга утырырга туры киләчәк. Шуңа күрә ул машина йөртү таныклыгы категориясен үзгәртергә тели. Бу мәсьәлә буенча Питрәч районындагы “Ватанны саклаучылар” СВО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы социаль координаторы Физәлия Никитинага мөрәҗәгать итә. Ул хәрби хәрәкәтләр ветераннарын комплекслы озата йөри.

– Ул мине төрле чараларга чакыра, документларны рәсмиләштерүдә булыша. Хәзер менә машина йөртү таныклыгы турында сорап мөрәҗәгать иттем – шалтыратырга тиешләр. Укырга һәм эшли башларга телим.

Аның хатыны балалар шәфкать туташы булып эшли, хәзерге вакытта декрет ялында.