Аңа 99 яшь иде
Яңа Шигали авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Макаров 99 яшендә, бер гасырлык юбилеена 3 ай кала вафат булды.
Аны 1943 елда фронтка алалар. Ул 1 нче Украина фронтында сугышкан, ә Висланы кичкән өчен Кызыл Байрак орденына лаек булган.
Солдат өенә, туган якларына 1951 елда гына кайта.
Тыныч тормышта ул үзен ветеринариядә тапкан – терлекләрне дәвалаган, хуҗалыкларны коткарган. Хатыны Прасковья Ивановна белән алар 70 елдан артык яшәгәннәр. Дүрт бала үстергәннәр.
Редакция ветеранның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.