Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районыннан СВО катнашучысының хатыны: «Ул тормышта да чын көрәшче»

Алар өчен төп сынау – көтү һәм ышану, йорт турында кайгырту һәм балалар тәрбияләү.

19 гасырдан бирле декабрист хатыннары фидакарь ярату символы булып санала. Аларның рухи варислары 21 гасырда да бар. Мәсәлән, СВОда катнашучыларның хатыннары. Бәхеткә, алар ирләре артыннан бара алмыйлар. Алар өчен төп сынау – көтү һәм ышану, йорт турында кайгырту һәм балалар тәрбияләү. Көек авылында яшәүче Динара Шәйхмәтова үзенең бу сынауны ничек узуы турында сөйләде.

2022 елда мобилизация повестка килгәннәрне дә килмәгәннәрне дә бик нык борчылырга, дулкынланырга мәҗбүр итте. Рәмис Шәйхмәтовны хәрби комиссариат чакырмый, аны бу адымга вөҗданы чакыра. Ел буена аның башыннан: “Башкалар ни өчен анда, нишләп мин анда түгел”, – дигән уй китми. Нәтиҗәдә, ул контрактка кул куя һәм 2023 елның октябрендә хезмәткә китә. Динара хатыны буларак каршы булса да, хатын-кыз буларак аның карарына аңлап карый.

– Ул шул вакыйгалар, андагы яңалыклар белән генә яшәде. Шуңа күрә мин аның карарын кабул иттем, башка чарам юк иде, – дип искә ала хатын.

Алар 2020 елда танышканнар. Динара бу вакытта Казанда ягулык салу станциясендә эшләгән, Рәмис анда автомобильгә ягулык салырга кергән. Шунысы кызык, бу ковид пандемиясе вакыты һәм алар икесе дә медицина битлекләреннән булган.

– Күзләребез очрашты, – ди Динара. – Шулай аралаша башладык. Ул минем беренче никахтан кызым барлыгын белде, һәм бу аның өчен киртә булмады.

Ул иреннән биш яшькә олырак. Әмма кызыксынулар туры килә, һәм пар очраша башлый. 2021 елда гашыйклар өйләнешәләр, шул ук елда кызлары Самира туа.

Рәмис киткәч, Динарага бик авыр була. Кулында ике бала, әтиәниләре башка районнарда яши. Моңа якын кешесе өчен борчылулар да өстәлә. “Син мине ялгыз калдырып киттең!” дигән үпкәләр дә була. Ләкин ул зирәклек күрсәтергә тырыша. Күпчелек очракта ир белән хатын бер-берсен хуплыйлар һәм аңлыйлар.

Динарага, СВО кайчан бетәр икән, дигәй уй тынгылык бирми. Әгәр ул бик озак дәвам итсә? Аллаһы Тәгалә аның тормышын саклап калырмы? Озак аерылышып тору аркасында ире аңа карата суынмасмы? Балалар аннан бизмәсләрме? Рәмис 2025 елның февралендә, хезмәтенең өченче елында каты яралануы нәтиҗәсендә өенә кайта. Ул машина йөртүче белән бергә магнит минасына эләгә.

– Моңа кадәр, гыйнвар аенда, без аның янына кече кызым белән Торезга барган идек, – дип искә ала Динара. – Анда ике көн булып кайттык. Һәм шул вакытта минем күңелемдә авыр тойгылар уянды.

Рәмис каты яралана, Динара бер атнадан соң аның янына Ростовка хастаханәгә бара. Юл буе бер генә теләк – исән генә булсын дип теләп бара. 33 сәгать юлда. Поездда беренче тапкыр таныш булмаган шәһәргә ялгызы гына бара ул.

Табиблар башта, пациентның аягын саклап калырга тырышып, дәвалыйлар, ләкин шулай да аны ампутацияләргә туры килә. Өстәвенә, Рәмиснең куллары да җәрәхәтләнгән - нервларына зыян килгән, тәне пешкән була. Берничә тапкыр тән тиресен күчереп утыртканнар. Ул гел урында ятканда, икесенә дә бик авыр була.

– Мин аны булдыра алганча тәрбияләдем, күңелен күтәрергә тырыштым. Кунарга рөхсәт итмиләр иде, иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр аның янында булдым, – ди Динара.

Тора-бара Рәмис аягына баса башлый. Ул аны табиблар белән бергә күтәрә, коляскага утырта. Соңрак аны Волгоградка күчерәләр. Ул вакытка хатыны балалары янына кайтып китә, аннары кызы белән яңадан ире янына кире килә, аннары үзе генә килә. Соңрак янында кеше кирәк булмый башлый, Рәмис барысын да үзе эшләргә өйрәнә.

2025 елның июнендә ир белән хатын йорт сатып алганнар, ремонт башлаганнар, ә ноябрьдә күченгәннәр.

– Сугышның кайтавазы һаман да бар әле, ул беркая да китмәс, мөгаен. Бу физик яктан гына түгел, эмоциональ планда да реабилитация сорый. Ул тормышта да ныклы терәк, чын көрәшче. Әмма монда якын кешеләреңнең ярдәме мөһим, – ди Динара.

Рәмис эшкә чыккан. СВОга кадәр электромонтажчы булып эшләгән, һәм хәзер дә бу өлкәгә кайткан. Шулай ук таксида да эшли. Спорт та ярдәм итә – өйдә гантельләр белән шөгыльләнә. Шулай ук аңа тормышка кайтырга балалар да бик ярдәм итә.

– Балаларны ярату, аларга мәхәббәт – ул тормышны ярату дигән сүз, – ди Динара. – Без күп нәрсәләр аша үттек, алга таба барысы да яхшы гына булыр, дип өметләнәм.

Динара, СВО белән бәйле начар хатирәләр онытылыр, дип өметләнә. Аларны горурлык һәм бурычыңны үтәү хисе оныттырачак. Ә горурланырлык сәбәпләр аз түгел. Хәзер инде сугыш ветераны Рәмис Шәйхмәтовның берничә бүләге бар: дошманның терәк пунктларын алган өчен Батырлык ордены, иптәшләрен ут эченнән чыгарган өчен “Батырлык өчен” медале, авылны штурмлаган өчен II дәрәҗә “Батырлык өчен” медале.

– СВОдан соң мин тормыш турында башкача уйлый башладым, аңа башка күзләр белән карый башладым, – ди Рәмис. – Бар нәрсәнең кадерен белә башладым – үз гаиләмнең, туганнарымның. Элек, протез белән ничек йөриләр икән, дип уйлый идем. Монда бернинди катлаулылык та юк икән. Үз аягым кебек тоям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса