Хезмәт ярты ел дәвам итә. Бигрәк тә соңгы чыгу истә калган.

Ул тумышы белән Саба районыннан, бүген Көек авылында яши. Ике бала атасы, яхшы хезмәт хакы булган гаилә башлыгы 2023 елның җәендә хәрби хезмәткә контрактка кул куйган.
Дамир Кыям улының бөтен тормышы төзелеш белән бәйле. Һөнәрен ул этаплап үзләштерә: башта училищеда ташчы һөнәренә укый, аннары төзелеш техникумын тәмамлый, аннары Чаллыда төзелеш факультетында югары белем ала. Хәтта армиядә дә стройбатта хезмәт иткән. СВОда штурмовик булган.
– Ни өчен шулай карар кылганымны төгәл әйтә алмыйм, әмма акча чен түгел икәне хак, – дип билгеләп үтә ветеран. – Мине штурм отрядына алдылар. Мин окопларда утырмадым, даими рәвештә штурмнарга йөрдем.
Хезмәт ярты ел дәвам итә. Бигрәк тә соңгы чыгу истә калган.
– Иртән приказ алдык, һәм без бишәр кеше өч төркем киттек. Бер эздән генә бардык та мина кырына килеп кердек. Шартлаулар башланды.
Беренче шартлауны ул, кояш кебек, якты итеп хәтерли. Аларны дошман күреп ала һәм ут ача. Иң мөһиме, Дамир аңлаганча, чабарга ярамый: ачык кырда бу үлем дигәнне аңлата. Ул шуышып бара. Аңа бәхет елмая – бер-ике метр озынлыктагы һәм ярты метр киңлектәге траншеяга юлыга. Шул аны коткара да инде.
– Алгы сызыкта медицинаны автоматтан да яхшырак белергә кирәк, – ди Дамир. – Мин үз-үземә беренче ярдәмне күрсәттем. Җирдә ятам. Минем өстә генә дрон очканын ишетәм. Үлемем шушы икән, дип уйладым. Ләкин ул очып китте, шартлаткыч ташламады. Аннары шахмат тәртибендә шартлаулар башланды, моның кассета бомбасы икәнен аңладым. Бу юлы да алар миңа тимәде.
Хезмәттәшләре аны төнлә соң гына алып чыгалар. Аларның килешү шундый – үзләренекен ташламыйлар. Егетләр яралыны биш километр чамасы күтәреп баралар. Госпитальдә ул ярты ел үткәрә. Аннары өйгә юл. Дамирның СВОда булуын өйдәгеләр яраланганнан соң гына беләләр: ул хатынына, казарма төзергә командировкага киттем, дигән булган. Хәзер Дамир дары заводында эшли.
– Барысы да яхшы. Башта коточкыч төшләр кереп газаплады, хәзер тынычрак. Һәр төн саен сәгать бердә уянам – якынча шул вакытта бездә ротация була иде, – ди Дамир Җәләлов.
Гаиләсе аның таянычы. Аларның аңа карата мөнәсәбәте элеккечә үк җылы. Аны кызганмыйлар, һәм ул үзен мөмкинлекләре чикле кеше дип санамый: эшли, тулы канлы тормыш белән яши. Сугыш юлы турында аяктагы протез гына хәтерләтә. Һәм хәзер, хәрби хезмәткәр үзе уйлаганча, терәк пунктны алган өчен бирелгән Батырлык ордены.
СВОда катнашучыларга ярдәм итүгә бәйле барлык мәсьәләләрдә аңа “Ватанны саклаучылар” СВО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фондының Питрәч районындагы филиалының социаль координаторы Физәлия Никитина ярдәм итә. Ул сугыш хәрәкәтләре ветераннарына комплекслы ярдәм итүне тәэмин итә. “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалы Дамир Җәләлов йортында “Умный дом” системасын урнаштырды.