Ул үз продукциясен ТР Рәисенә тәкъдим итте

«Батырлар. Татарстан Геройлары» кадрлар программасы финалисты, питрәчле Кирилл Дмитриев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның җирле эшмәкәрләр белән очрашуында үз продукциясен тәкъдим итте. Махсус хәрби операция ветераны коммуникацияләр үткәрү һәм инженерлык челтәрләре төзү белән шөгыльләнүче фирма оештырган.

Махсус хәрби операция зонасына киткәнче Кирилл Дмитриев коткару хезмәтендә эшләгән, ә демобилизациядән соң кадрлар программасында катнашырга карар кылган һәм бизнес белән шөгыльләнә башлаган. Ул очрашуда ассызыклаганча, үз эшен ачарга теләүче хәрбиләргә катнашучыларга бүгенге көндә ярдәм чаралары бик күп: социаль контрактлар, ташламалы кредитлар, лизинг.
«Бу үз эшеңне башлау һәм тыныч тормышка кайту өчен бик яхшы старт», — дип билгеләде Дмитриев.