Питрәч районыннан тыл хезмәтчәне Факига Зыятдиновага 95 яшь тулды
Бу хакта ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Питрәч районында туып-үскән тыл хезмәтчәне Факигә Габделхак кызы Зыятдинова бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Факигә Габделхак кызы 1931 елның 8 мартында Питрәч районы Күн авылында туа. Күп балалы гаиләдә үсә, мәктәптә җиде сыйныф тәмамлый. Авыр сугыш елларында, яшүсмер чагында ук, җирле колхозда хезмәт итә. Аның әтисе фронтта сугышкан, ә кайткач колхоз рәисе булып эшләгән.
1950 елның мартында кияүгә чыга, гаиләдә өч бала туа. Соңрак ул сельпода эшли. 1970 елда Факигә Габделхак кызы Казанга күчеп килә, пенсиягә чыкканчы «Хитон» заводында эшли. Лаеклы ялда да эшләвен дәвам итә — Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында хезмәт куя.
Хәзерге көндә ветеран кызы белән яши. Аның гаиләсе зур һәм тату: биш оныгы, биш оныкчыгы һәм өч оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia