Рауза Нәҗмиева аның озак яшәү сере – хезмәт сөючәнлектә дип саный

Шәле авылында туып-үскән Рауза Нәҗмиева 97 яшен билгеләп үтте. Ул тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны.
Биш балалы гаиләдә үскән. Сугыш башланганда Рауза Исмәгыйль кызына нибары 12 яшь була. Әтисен фронтка озатуын да, ирләр урынына эшләүләрен дә, әнисенә хуҗалыкта ярдәм итүләрен дә хәтерли.
Кияүгә чыккач, балалар бакчасында эшли, шулай ук колхозда сөт җыючы да була. Биш бала таба. Озак яшәвенең сере – хезмәт һәм даими хәрәкәт, ди.
Рауза Исмәгыйль кызы яшьләргә бер-берсенә хөрмәт белән яшәргә, балаларын диндә һәм туган телне яратып үстерүләрен тели.
Юбилярны котларга авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов һәм җирле мәдәният йорты вәкилләре килде. Кунаклар аңа район башлыгы Рәис Сөләймановның котлау открыткасын, «Мәскәү. Кремль» дип язылган Татарстан Рәисенең җылы теләкләре белән котлау хаты, чәчәкләр һәм башка бүләкләр тапшырды.
Ул үзенең килене белән яши. Аларның мөнәсәбәтләре шундый җылы, Рауза Исмәгыйль кызы аны дөньядагы иң яхшы килен дип атый. Рауза Исмәгыйль кызы сигез оныкның әбисе, оныкчыклары да бар. Ул Шәледә яшәүче иң өлкән хатын-кызларның берсе, аны яшь буенча ике авылдашы гына узып киткән.