Питрәч районының яшь рәссамнары иҗади акциядә катнаша ала
Җәмгыять

Питрәч районының яшь рәссамнары иҗади акциядә катнаша ала

Иң яхшы эшләр Казанның Милли китапханәсендә күргәзмәдә күрсәтеләчәк.

Фото оештыручылар тарафыннан тәкъдим ителде

Питрәчтә махсус хәрби операция геройларына багышланган иҗади акция старт ала. Балалар сәнгать мәктәбе районның яшь рәссамнарын СВОда ктанашучы әтиләренең һәм башка якын туганнарының портретларын ясауда катнашырга чакыра.

Иң яхшы эшләр Казанның Милли китапханәсендә күргәзмәдә күрсәтеләчәк.

9 июньнән 11 июньгә кадәр 10 сәгатьтән балалар сәнгать мәктәбендә көндезге мастер-класслар узачак. Яшь рәссамнарга профессиональ остазлар ярдәм итәчәк. Шулай ук оештыручылар махсус видео-дәресләр әзерләгән, алар буенча портретны өйдә дә ясарга мөмкин.

Мастер-классларга килә алмаучыларга икенче вариант тәкъдим итәләр: рәсемне мөстәкыйль рәвештә ясап, 31 июльгә кадәр балалар сәнгать мәктәбенә алып килергә.

Августта әзер портретларны район күргәзмәсенә берләштерәчәкләр. Ә иң яхшы эшләр Казанның Милли китапханәсендә урнашачак.


Положение