Питрәчлеләр күпчелек дисциплиналарда призлы урыннар алдылар
Сабантуй бәйрәмендә халыкның чын характеры чагыла. Берәүләр кызының сокланулы карашы өчен биек баганага шуышып менә, икенчеләре армрестлинг буенча келәмдә дөнья күләмендәге җиңүче белән көч сынаша.
Сабантуйның үзгәрешсез символы – биек шома багана, анда егетләр приз алырга менә. Карап торганда барысы да җиңел генә кебек тоела. Быел биеклекне штурмларга 13 кыю егет алынды, ә иң югарыга кадәр бары тик икесе генә менеп җитә алды.
Багананы буйсындыручыларның берсе Питрәчтән 43 яшьлек Мидхәт Ганиев булды. Авыр сынаудан соң тын алгач, без аның белән сөйләшеп алдык.
– Мин Питрәчтән, Казанда заводта токарь булып эшлим. Балачактан ук багана башына менәргә яраттым, 1996 елдан Сабантуйларда катнаша башладым. Һәрвакыт багананың очына кадәр менеп җитә идем.
Ун ел буе Мидхәт ярышларда катнашмаган, бу юлы Сабантуйга кызы Эвелин белән килгән. Алга таба барысы да көтелмәгәнчә килеп чыга. Кыз, баганага менүчеләрнең күп кенә уңышсыз омтылышларын күреп: “Әти, син шул баганага менә алыр идеңме?” – дип сорый.
– Мин моны кызым хакына эшләдем, – диде җиңүче.
“Ничә еллардан соң үз көчегездән шикләнмәдегезме?” – дигән сорауга җавап итеп:
– Форманы сакларга тырышам. Вакыт булганда турникта, борысларда шөгыльләнәм. Минем шәхси рекорд – 50 тапкыр тартылу. Шуңа күрә бер дә шикләнмәдем! – диде.
Ләкин, Мидхәт әйтүенчә, быел багана гадәттәгедән биегрәк булган. Соңгы 4 метр аңа бик авыр бирелгән. Әмма монда тәҗрибәле катнашучының стратегиясе ярдәм итә. Ул беренче булырга омтылмый. Беренче булып менүчеләр багананы куллары белән сөртә. Шуңа күрә алардан соң менәргә җиңелрәк.
Бу дисциплинада Илназ Сәйфуллин җиңүче булды: ул 22 метрлы багана башына кыска вакыт эчендә – 1 минут 6 секундта менеп җитте. Өченче урында – Азиз Муродов.
Армрестлинг – Сабантуй ярышларының иң мавыктыргычы, әмма иң кулай төрләренең берсе. Монда чабышларда катнашу өчен ат кирәкми. Көрәштәге кебек бил дә кирәкми. Кул көче, корыч характер һәм аз гына булса да техниканы белү дә җитә. Яшүсмерләр арасында кул көрәше кызу барды: көндәшләр җитди туры килде, ә көрәш һәр миллиметр өчен диярлек барды. Өченче урында – Эльдар Акберов, икенче урында – Ислам Яруллин (икесе дә – Питрәчтән). Җиңүче Владислав Наумов булды – ул Питрәчнең икенче мәктәбендә укый һәм армрестлингның чын легендасы – берничә тапкыр дөнья чемпионы Сергей Блохин җитәкчелегендә шөгыльләнә.
– Көндәшләр лаеклы булды, – ди Владислав, – ләкин мин җиңүгә омтылдым һәм аңа ирештем. Миңа барысы да ошады, оештыру югары дәрәҗәдә.
Владислав – зур спортта яңа кеше түгел. Ул инде төрле дәрәҗәләрдә көч сынашырга өлгергән: Татарстан беренчелегендә җиңгән, Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашкан, быел Россия беренчелегенә сайланырга өметләнә.
Владислав шулай ук олылар арасында чыгыш ясады, ләкин тренер һәм дөнья чемпионын уза алмады. Икенче урын. Беренчесендә – Сергей Блохин, өченчесендә – Антон Фирсов (Питрәч).
Питрәч җире һәрвакыт көчле кешеләре белән дан тоткан. Традицияләрнең Сергей Блохин кебек тренерлар һәм аның тәрбияләнүчеләре ярдәмендә саклануы яхшы күренеш.
Хатын-кызлар армрестлингы – ул сәнгатьнең аерым төре. Монда хатын-кызга аеруча үзенең бөтен осталыгын, көчен күрсәтергә кирәк. Бу юлы хәтта җиңелүчеләргә дә (юниорлар ярышларында) көчле спортчы белән генә түгел, ә Россия армрестлингының үсеп килүче йолдызы белән көрәшергә мөмкинлек бирелде. Анна Блаченова, тумышы белән Питрәчтән, ә хәзер КАИ студенты, җиде ел эчендә Сергей Блохин җитәкчелегендә 19 яшьтән 21 яшькә кадәр төркемдә Россия беренчелегендә җиңүгә ирешкән.
Шундый зур уңыштан соң, Аннаны район Сабан туена нәрсә тартып китергән?
– Питрәч – минем туган җирем, минем монда әнием, бөтен туганнарым. Сабантуй бәйрәме миңа бик якын! – дип җавап бирә җиңүче. – Бу форманы саклап калу һәм безнең спортка булачак чемпионнарны җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек. Бүген көндәшләр көчле булды, хәл алырга да вакыт булмады.
Анна КНИТУ-КАИда икътисадчыга укый, белгечлеге буенча эшләргә планлаштыра. Аңа карап: Питрәч районында искиткеч буын үсүен аңлыйсың. Алар – югары уку йортларында укуны, югары казанышларга ирешкән профессиональ спортны, үз тамырларына һәм халык традицияләренә тирән мәхәббәтне бергә алып баручы яшьләр.
Шулай ук яшүсмерләр арасында призлы урыннар яулаган Иделия Усманованы (Ленино-Кокушкино) һәм Гөлназ Сираеваны (Шәле) котлыйбыз. Олылар арасында Аннаның әнисе, Ленино-Кокушкино мәктәбеннән математика укытучысы Екатерина Блаченова җиңүче булды. Аларның шундый математикаикътисад һәм спорт династиясе. Анна да олылар белән чыгыш ясады, ләкин икенче урынны гына алды. Өченчедә – Лилия Акбирова (Питрәч).
Волейбол баталиялары – ул һәрвакыт хис-кичерешләр, азарт һәм матур комбинацияләр диңгезе. Мәйданда көрәш кызу, чөнки һәр авылның кубок белән кайтып китәсе килә. Быел волейбол мәйданчыгында дүрт көчле команда очрашты, әмма бәхәссез лидер Шәле авылыннан “Легион” командасы булды. Финал сызгыруыннан соң ук без триумфаторлар капитаны Азат Нәҗмиев белән аралаштык.
Азат турнир нәтиҗәләрен кыскача һәм төгәл билгеләп үтте. Көндәшлек җитди иде, ләкин “Легион” көндәшләренә шанслар калдырмады:
– Беренче уенны без “Куба” (Колай-Богородск) командасы белән уйнадык – 2:1 исәбе белән җиңдек. Аннары уен Питрәч яшьләре белән булды – 2:0 исәбе белән җиңдек. Һәм менә хәзер, өченче уенда, Күн авылы командасы белән очраштык һәм шулай ук 2:0 исәбе белән җиңдек.
Нәтиҗәдә икенче урынга “Куба” чыкты, өченчедә – “Олимп” (Питрәч).
Шәле командасы – бер Сабантуйга гына җыелган команда түгел. Бу чын волейбол механизмы, ул еллар буе районда өстенлек итә.
– Без даими рәвештә Питрәч волейбол лигасында чыгыш ясыйбыз, – дип сөйли Азат. – Уеннар сентябрьдә башлана, һәр якшәмбе уйныйбыз. Май аенда без биш тапкыр район чемпионы булдык. Биш ел рәттән җиңдек.
Азат бүген җиңү яулаган “бомбардирларын” горурланып атады: һөҗүмчеләр Рамил Вәлитов, Алмаз Галиуллин һәм Рәсим Кәримов. Нәкъ менә аларның төгәл ударлары һәм сакта ышанычлы уены шәлеләргә чираттагы алтынны китерде.
Азат Нәҗмиевка 40 яшь, ул мәктәп яшеннән үк волейбол уйный. Шушы еллар эчендә спорт фәлсәфәсен генә түгел, тормыш фәлсәфәсен дә булдырган:
– Һәркайда өлгерәбез, барлык авырлыкларны җиңәбез! Спортның төрле төрләрен үстерергә тырышабыз. Безнең районда хоккей өстенлек итә, без дә балалар өчен кечкенә тартмаларда турнирлар үткәрәбез. Ел саен чаралар оештырырга, балалар җыярга тырышабыз.
Перекладинага тартылу буенча ярышларда беренче урынны Р.Ю.Галиуллин (22 тапкыр), икенче урынны Ислам Яруллин (21 тапкыр) алды, өч катнашучы 18 тапкыр тартылды.
Гер күтәрүдә ирләр дә, хатынкызлар да көч сынашты. Иратлар арасында Кибәчтән Александр Дормидонтов җиңүче булды. Шәледән Илназ Гыймадиев икенче урынны алды. Күннән Линар Сафиуллин өченче булды. Хатын-кызлар арасында гадәттәгечә пимәрлеләр аерылып торды: беренче урынны Әлзирә Хәсәнова, өченче урынны Нәфирә Гатауллина алды. Алар арасына Шәледән Гөлнара Сабирова гына керә алды.
Мас-рестлингта (агач таяк белән тартышу) урыннар түбәндәгечә билгеләнде. Иратлар арасында: Илнар Гыймадиев (Шәле), Рүзәл Нурмөхәммәтов, Илназ Сираев (Шәле). Хатын-кызлар арасында мактау пьедесталын Күн авылы вәкилләре Ләйлә Нәбиуллина, Эльмира Моратшина, Аделя Сәлахова алды.
Традиция буенча аркан тартышу һәрвакыттагыча мавыктыргыч булды һәм шундый нәтиҗә белән тәмамланды: Шәле, Чыты, Шәле-2.