Питрәч спорт мәктәбендә капиталь ремонт башланды
Стеналар, идәннәр, түшәмнәр – барысы да яңартылачак.
Спорт мәктәбендә күптән көтелгән капиталь ремонт башланды. 2007 елда төзелгән бина – нигезеннән түбәсенә кадәр яңартылачак. Тикшерү күрсәткәнчә, конструкцияләр нык, шуңа күрә капиталь ремонт кардиналь үзгәрешләрсез узачак.
Тышкы яктан әлегә берни дә үзгәрмәгән – төзүчеләр урамдагы эшләргә җәйгә таба көннәр җылыткач, чыгачак. Аларга түбәне, тәрәзәләрне алыштырырга һәм фасадны яңартырга кирәк булачак. Шулай ук янәшәдәге территорияне төзекләндерү дә планлаштырылган. Әлегә төп эшләр эчтә кайный. Беренче катта иске стеналарны һәм түшәмнәрне сүтеп бетергәннәр, төзүчеләр идәннәр белән мәшгуль. Бина эчендә коры стеналар, терәк колонналар – барлык эчке бүлемнәр демонтажланган.
– Бүлемнәрдә үтәли горизонталь ярыклар бар иде, шуңа күрә без яңаларын эшләячәкбез, – дип аңлатты прораб Антон Денисов. – Демонтаж бик күп вакыт ала. Биредә бетон сыйфатлы. Бина утырган, шуңа күрә идәннәрне куптарабыз, яңадан бетоннан эшлибез.
Биналарның планировкасы тулаем алганда үзгәрмәячәк. Яңа санузеллар, душ һәм чишенү бүлмәләре барлыкка киләчәк. Беренче катта зур төп спорт залы калачак, аңа ике кечерәк спорт залы өстәләчәк.
– Бассейн соңгы вакытта тиешенчә файдаланылмады, ул яраксыз хәлдә иде, һәм аны ярдәмче бина буларак кулландык. Аның урынында кечерәк зал ясаячакбыз, – дип сөйләде комплекслы спорт мәктәбе директоры Алексей Чукуров. – Шулай итеп, бездә зур уен залы, көрәш залы һәм тренажер залы булачак. Балалар биредә баскетбол, минифутбол, тхэквондо, милли көрәш һәм дзюдо белән шөгыльләнер дип планлаштырыла. 280 тамашачыга исәпләнгән трибуналарны яңартачаклар – алар заманча булачак, электрон табло барлыкка киләчәк.
Икенче катта инде стеналарны тышлау һәм идәннәр ясау эше бара. Бу катта административ кабинетлар һәм яңартылган кунакханә блогы урнашачак. Биредә башка районнардан килгән спортчыларны урнаштыру өчен җиде номер җиһазландырылачак. Чиста бизәкләүдән тыш, барлык инженерлык системалары: электр белән тәэмин итү, кабель челтәрләре, вентиляция һәм башкалар тулысынча яңартылачак.
– Республика безгә ике бинаны – спорт мәктәбе һәм ДОСААФны ремонтлау өчен 283 миллион 996 мең сум акча бүлеп бирде, – дип билгеләп үтә Алексей Иванович. – Шунысы сөендерә, бездә балаларга шөгыльләнү өчен башка спорт корылмалары да бар, шуңа күрә укутренировка процессы тукталмады.
Барлык эшләрне, җиһазлар һәм инвентарь сатып алуны да кертеп, яңа уку елы башлануга тәмамларга планлаштыралар. Ремонттан соң балалар саны артыр дип көтелә. Хәзерге вакытта спорт мәктәбенә, башка биналарны да кертеп, 927 бала йөри. Капиталь ремонт “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектына җавап бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia