Питрәч тәрбияләнүчеләре республикакүләм чемпионатта катнашты
Балалар дипломнар, бүләкләр белән кайтты.
Казан шәһәре Б. Рамеев исемендәге ИТ паркта «Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасы тарафыннан «Акыллы уеннар» җыентыкларына ия булган балалар бакчалары арасында беренче республикакүләм чемпионаты узды.
Питрәч районын яклап Шәле авылы «Тургай» балалар бакчасыннан конкурска Сумайя Абдулллина һәм Камилә Алеева, тренер-тәрбиячеләре Ләйсән Хәйруллина, төркем тәрбиячеләре Рәсилә Галиәхмәтова барды. Балалар «Кара-кара» уенында 2 нче, «Мин булдырам» уенында 3 урын яулады. Кызлар дипломнар, бүләкләр белән кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа