Дәресләр көн саен булачак
15 июньнән 27 июньгә кадәр Питрәч авылының үзәк мәчете каршында 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге кызлар һәм малайлар өчен тәрбия курслары башлана. Дәресләр көн саен 9:00дән 15:00гә кадәр узачак.
Катнашучылар өчен ике тапкыр хәләл ашау – җиңел иртәнге аш һәм төшке аш каралган. Программада: балада татар теленә мәхәббәт, ислам мәдәниятенең әхлакый кыйммәтләрендә тәрбияләү, интеллектуаль һәм физик үсеш, уеннар, конкурслар һәм экскурсияләр.
Өстәмә мәгълүмат һәм язылу өчен телефон: 8 (950) 322-70-96. Адрес: Питрәч авылы, Казанская урамы, 4 нче йорт.