Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч үзәк мәчетендә хатын-кызлар ифтары узды

Кичә Коръән аятьләрен укудан башланды.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Хатын-кызлар ифтарына районның унҗиде авылыннан, шул исәптән ерак авыллардан Татар Казысы, Шәле, Чыты һәм башка торак пунктлардан хатын-кызлар җыелды.

Кичә Коръән аятьләрен укудан башланды. Аларны Яңа Шигали авылыннан Илнара ханым укыды. Аннан соң Питрәч районы мөселман хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Флюра ханым чыгыш ясады. Ул шулай ук хатын-кызларга актив эшчәнлеген башлап кына килүче оешманың планнары турында сөйләде.

– Очрашуыбызның беренче сәбәбе – ифтар үткәрү, икенчесе – мөселман хатын-кызлары берлеге белән танышу, – дип билгеләп үтә Флюра ханым. – Без хатын-кызларны җыярга, аларны берләштерергә, төрле чаралар үткәрергә уйлыйбыз: вәгазьләр, ислам буенча ачык дәресләр, мастер-класслар. Шулай ук үсеп килүче буынны тәрбияләүгә дә зур игътибар бирәбез, чөнки балалар – безнең киләчәгебез.

Флюра Галиева үзе Пимәрдә җирле мәдрәсәдә ислам дәресләре укыта. Ул 30 ел мәктәптә укытучы булып эшләгән, бу зур педагогик тәҗрибә, ул хәзер аңа рухи мәгърифәттә ярдәм итә.

Нәкъ кояш баегач, кунаклар су эчеп һәм берничә финик җимеше ашап, уразаны төгәлләделәр. Кичке намазны укыганнан соң, барысы да залга төштеләр, анда аларны әзер өстәлләр көтеп тора иде. Сыер ите һәм яшелчәләр салынган хуш исле шурпа тәмле пылау белән алышынды. Өстәлләрдә, кайнар ризыктан тыш, бәлешләр, җиләк-җимешләр, чикләвекләр, салат һәм тәмтомнар бар иде. Аш вакытында хатын-кызлар сыйланып кына калмадылар, күңелле әңгәмәләр дә алып бардылар, таныштылар, Рамазан аеның күркәм сыйфатлары турында хәдисләр искә төшерделәр.

Абыстай Гөлшат Хәйретдинова ел саен ураза тота. Ул озак еллар әнисеннән үрнәк ала.

– Әни сәхәргә тора, һәркемгә ботка пешерә иде. Без алты бала идек. Ул безгә: “Карават астына яшеренеп ашамагыз. Мин күрмим, әмма Аллаһ барысын да күрә”, дип әйтә иде. Без дә ашамадык, сабыр иттек, – дип искә төшерә Гөлшат ханым.

Гөлшат Хәйретдинова – тирән дини белемле кеше, 2003 елда ук мәдрәсә тәмамлаган. Бүген аның Богородск авылында өлкәннәр өчен берничә төркеме бар, анда ул теләүчеләргә үз белемнәрен тапшыра. Ифтарга укучысы Алсу Галиева белән килгән.

Мондый чараларда кухня мәшәкатьләрен үз өстенә алучыларның роле һәрвакыт зур. Менә сигез ел инде хатын-кызлар ифтарында өстәл әзерләүдә Питрәчтән Гөлфирә Сөләйманова катнаша.

– Әлбәттә, ихлас күңел белән әзерлибез, – диде елмаеп Гөлфирә апа. – Мин ураза тотам, ләкин моннан авырлык сизмим. Ашарга пешерүдән тыш, продуктларны да сатып алабыз, монда ташыйбыз. Тоз, борыч, шикәрен чамалап салабыз, әле бер тапкыр да артык салганыбыз булмады. Өстәвенә, барысын да контрольдә тотучы пешекче бар. Әмма иң мөһиме – кешеләрнең тук һәм канәгать булуын күрү, алардан рәхмәт сүзләре ишетү.

Чыннан да, кичә оештыручыларга, пешекчеләргә һәм барлык ярдәмчеләргә рәхмәт сүзләре белән тәмамланды. Хатын-кызлар яңа очрашуларга өметләнеп, бәйрәмнән куанакуана өйләренә таралышты.


ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса