Алдан теркәлү кирәк
27 мартта Питрәч авылында үзәк район хастаханәсендә булачак ата-аналар өчен лекторий узачак.
Программада Казанның перинаталь белгечләреннән – табиб акушер-гинекологлардан, перинаталь психологлардан, профессиональ доуллардан, имезү һәм бала тудырудан соң тернәкләнү буенча консультантлардан лекцияләр планлаштырылган.
Чара сәгать 10да башлана. Лекторийда катнашу бушлай, алдан теркәлү 89370070721 (Ангелина) телефоны буенча.